Барысы да Жиңү өчен
28 гыйнвар 2025, 15:12

60 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган

Башкортстан Хөкүмәте утырышында төбәк Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә хәрби хезмәткәрләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләрне реабилитацияләү турында фикер алыштылар.  

60 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган60 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган
60 меңнән артык яугир медицина ярдәме алган

Башкортстан Хөкүмәте утырышында төбәк Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә хәрби хезмәткәрләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләрне реабилитацияләү турында фикер алыштылар.  

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина реабилитациясе һәм психологик ярдәм республика Сугыш ветераннары госпитале, Психотерапия үзәге һәм Табиб-физкультура диспансеры базасында башкарыла. Учреждениеләр заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Гомум койка фонды 600дән артык урын тәшкил итә, шул исәптән аларның 200дән артыгы – медицина тернәкләндерүе өчен, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.

МХО башланганнан бирле махсус хәрби операциядә катнашучы 63 873 кешегә һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтелгән, 16 808 кеше һөнәри карау һәм диспансерлау узган, 3 457 кешегә - консультация һәм психологик, 309 хәрби хезмәткәргә югары технологияле ярдәм күрсәтелгән. Медицина ярдәме еш кына терәк-хәрәкәт аппараты, периферик, шулай ук үзәк нерв системалары авыруларына бәйле рәвештә күрсәтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас