Дәүләтбаев, күпчелек кеше кебек үк, Донбасста барган вакыйгаларны бик җентекләп күзәтә. Яугирләрнең уңышларына шатлана, һәлак булганнар өчен кайгыра.
...Үткен авылы егете Ранис Шәеховтан сугыш башланганнан бирле бер хәбәр дә булмады. Зирәк, ачык, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган егет элемтәгә чыкмады. Нинди генә фаразлар төземәделәр. Әнисе, рәиснең машинасын күреп алгач, йөгереп каршысына чыга: Дәүләтбаев берәр хәбәр алып килмәдеме икән? Күзләрендә ялвару. Ә ананың ялварулы күзләрен күргәч йөрәк әрни, үзәк өзелә. Аны юатырлык сүзләр дә табып булмый. Андый сүзләр уйлап чыгарылмаган. Алар табигатьтә юк.
Ниндидер кабахәтләр әнисенә Ранисның канлы хәрби билеты төшерелгән фото җибәргәннәр, дип сөйләделәр. Бәлки ул аның документы түгелдер, бәлки бу явыз хәйләдер? Бәлки әсир булгандыр, дошман кулына эләккәндер? Ә алар бит шәфкатьлелек белән аерылып тормыйлар, аларда андый төшенчә юк.
Һәр ишек шаку, кыштырдау, шалтырату күңелне дулкынландыра, тетрәндерә. Бәлки кайтып керер... Аның кадерле улының шулай хәбәрсез югалуы мөмкин түгел бит.
Солдатны эзләүгә туганнан туган апасы актив кушылды. Кая гына язмады, кемгә генә мөрәҗәгать итмәде ул! Туганнарыннан ДНК да сорадылар. Моны әкренләп, сиздермичә генә эшләделәр. Мәгълүматлар расланды: Ранис батырлар үлеме белән һәлак булган. Якташыбызның кыюлыгы да билгеле булды. Иптәшләре артына качмаган, ахырга кадәр атышкан. Ә ул ата белә иде, юкка гына иң яхшы гранатометчыларның берсе булып саналмаган. Бу хакта, яугирнең табутын озата барган, район хакимияте башлыгы урынбасары, финанс идарәсе начальнигы, шул ук авылда туган Салават Мөкъминов белде.
Депутат буларак, Альберт Дәүләтбаевны һәр нәрсә кызыксындырда, һәр нәрсә борчый.
Альберт Рафаил улы минем алда Хафиз Сәлмановка шалтыратты.
– Хафиз, сез кайда? Кая барып җиттегез?
Хафиз – Күккуян авылы егете, алтын куллы кеше. Нәрсәгә тотынса да, эше һәрвакыт гөрли. Газ өлкәсе буенча оста. Улы янына бара. Фронтка. Рәсим Зарипов белән «буханка» алып баралар. Малайларга бик кирәк булган УАЗны шулай дип атаганнар. Салонны җылы кием һәм азык-төлек, кыскасы, яклаучылар көнкүрешендә иң кирәкле әйберләр белән тутырдылар. Хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре дә читтә калмады, шактый зур сумма акча җыйды, аңа яугирләргә шәхси гигиена әйберләре, җылы эчке киемнәр һәм башка бик күп әйберләр сатып алынды.
Әлбәттә, билгеле сәбәпләр аркасында телефоннан күп нәрсә әйтеп булмый. Дошман йокламый. Ул НАТО техникасы белән җиһазландырылган. Сөйләшүне тыңларга да мөмкин. Шуңа күрә сүз кыска булды. Хафиз урап кайткач, алдан әйтелгән урынга ничек барып җитүләрен, улы һәм аның хәрби иптәшләре белән ничек очрашуларын сөйләде...
...Раил Гыйләҗев камуфляж формасын карап чыкты, баш киемен рәтләде һәм рәис янына керде. Дәүләтбаев яугирнең өйгә кайтканын белә иде инде.
– Ә, Раил! Керүең яхшы булды әле. Югыйсә үзем хәлеңне белергә җыенган идем. Барып кына чыкмады. Әле берсе, әле икенчесе.
– Менә, Альберт Рафаил улы, ялга кайттым. Дөресрәге, кәләш белән мөнәсәбәтләрне законлаштырырга. Аңладым, эшне кичектерергә ярамый... Вакыты шундый.
– Беләм, беләм. Ишеттем. Гаилә һәм бәхет сезгә! Тату тормыш корып, озак яшәгез, балалар алып кайтыгыз. Ә син егет булгансың! Тагы да җитдирәк төс алгансың әллә? Мин сиңа элек тә ихтирам белән карый идем, ә хәзер бу тойгы өч тапкырга артты.
– Альберт абый, кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Әни белән бер туганым сезне безнең гаиләгә даими ярдәм итә диләр. Бу бик шатландыра. Минем күңелем тыныч. Ә анда, ут линиясендә, рухи халәт зур, иң мөһиме диярлек, әһәмияткә ия. Якташларыбызның ярдәме бик мөһим. Әйе, оныта яздым, егетләр сезгә зур сәлам әйттеләр. Сез ул чакта, башлангыч этапта, безне бик нык хупладыгыз. Ярдәм илнең барлык почмакларыннан килә. Әмма Дүртөйледән, Суккулдан, ягъни якташларыбыздан килгәч, ул безгә зур көч бирә. Моны хәтта сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый.
Яугир белән озак сөйләштек. Билгеле сәбәпләр аркасында без аның эчтәлеген тулысынча ачыклый алмыйбыз. Вакыты җиткәч, дошманны җиңәрбез. Юк, украин халкын түгел, ә аның фашист өлешен, ул чагында күп нәрсә фаш ителәчәк...
– Раил, иптәшләрең белән син нәрсәгә күбрәк мохтаҗ? Сезгә нәрсә белән ярдәм итә алабыз?
– Безнең ихтыяҗларга аңлап каравыгыз өчен рәхмәт сезгә. Дөресен әйткәндә, бу минем килүемнең икенче сәбәбе. Беренчесен әйттем инде: үземнән һәм хезмәттәшләремнән зур рәхмәт. Безгә бөтен җирдә йөри ала торган машина кирәк, УАЗ «буханка» булса бик яхшы булыр иде. Ул кыр шартларында бик нык ярдәм итә!
– «Буханка» булыр сиңа, Раил! Исемле! Ә син ничек дошманны җиңеп чыгарга икәне турында гына уйла һәм ул бүтән беркайчан да безнең Русия рухына борылып та карамаслык булсын. Ә без монда, тылда, сезгә ярдәм итәрбез. Һәм сез моңа ышанырга тиешсез, аңлыйсыңмы?
Солдат, рәисне кочаклап, куелган бурычларны намус белән үтәячәкләренә ышандырды.
Бу сөйләшү автомашина хәзерли башлауга этәргеч булды. Альберт Рафаил улы вәгъдә иткәнчә, яхшы, ватылмаган «буханка» тапты.
Рәис еш кына слесарь-ремонтчыларга кереп:
– Барлык төеннәре дә сәгать кебек эшләсен өчен, барысын да ныклык запасы белән эшләргә тырышыгыз! Нәрсәне алыштырырга кирәклеген, нинди запас частьләр кирәклеген оператив рәвештә хәбәр итегез. Белегез, сез дәүләт әһәмиятендәге бурычны үтисез! Шаяртмыйм! Февраль уртасына кадәр без УАЗны тапшырырга тиеш. Без генә түгел, ә бөтен район гуманитар конвой өчен җиһазлар, кирәк-яраклар һәм башка әйберләр җыя. Бөтен район! Мәскәү авылыннан Мөслим Сәхиуллин һәм Алмаз Дәүләтбаев үз акчаларына «Нива» сатып алганнар, аны тулысынча ремонтлаганнар, әзерләп куйганнар, – дип әйтте.
Мөгаен, социаль челтәрләрдә шул ук авылда туган (дөрес, хәзерге вакытта ул Уфада яши һәм эшли), эшкуарның төрле элемтә приборлары белән җиһазландырылган ЗИЛ-4131 җибәрүе турында укыгансыздыр.
Ул көннәрдә Суккул авыл Советының барлык биш авылы да алгы сызыктагы яугирләребезгә акча һәм башка кирәк әйберләрне җыю өстендә ару-талуны белмичә эшләделәр.
Һәм менә ике фурага бөтен җирдә йөри ала торган дүрт җиңел машина төялде. Шул исәптә ленинлыларның «буханка»сы да бар, аның алгы тәрәзәсенә: машина Раил Гыйләҗевныкы, дип язылган. Алардан тыш йөк машиналарына электр генераторлары, буржуйка мичләре, газ баллоннары һәм горелкалар, тепловизорлар, электр пычкылары һәм аларга чылбырлар, балталар, чәйнекләр, җылы әйберләр, шул исәптән пенсионер хатын4кызлар бәйләгән оекбашлар, балаклавалар, җылы эчке киемнәр, өй токмачы тутырылган контейнерлар һәм башка бик күп нәрсә төялде.
Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, ветеран-очучы, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Шамил Исламов, руханилар катнашында зур булмаган митинг булды. Мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары башкаруында патриотик җырлар яңгырады. Ә Альберт Дәүләтбаев махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәме һәм хәйрия ярдәме өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде, моңа кадәр ул «Ватанпәрвәрлек өчен» иҗтимагый медале белән бүләкләнгән иде.
Хуҗалык рәисе Альберт Дәүләтбаев үзенең социаль челтәрләрендә СВОга кагылышлы постлар куеп бара. Менә шуларның берсе.
«Махсус хәрби операция линиясендә бурычларны үтәп, Җиңүне якынайткан яугирләрне югалту авыр. Якын, туганнарча аралашкан, белгән кешегә бу хәл кагылса, авырлык чиктән тыш арта. Сержант-разведчик, кыю һәм батыр яугир Айдар Гайнетдиновның һәлак булуына ышануы авыр. Ул хәрби эшнең чын профессионалы иде. Сроклы хезмәтне Чечен республикасында узды, аннары шунда ук контракт буенча спецназда хезмәт итәргә калды. Ә Украинадагы вакыйгалар башлангач, ике уйлап та тормыйча, яңадан хәрби форма киде. Яраланып кайткач, тыныч гражданлык тормышында кала ала иде. Ләкин ул анда, алгы сызыкта, Ватан алдындагы изге бурычын үтәүче сугышчан дуслары калганын аңлый иде. Айдар яңадан сафка басты. Бер сүзсез.
Без аның белән мөмкин булганда һәрвакыт элемтәдә булдык. Мин аңа, аның хезмәттәшләренә кулымнан килгәнчә ярдәм иттем. Айдар Руфат улы ялга кайтканда, беренче эш итеп безнең авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәсенә – минем янга килә иде. Һәм без озак итеп сөйләшеп утыра идек. Сугыш хәрәкәтләре турында ул аз сөйләде, күбрәк хуҗалык хәлләре белән кызыксынды, якташлары турында сорашты.
Һәм менә туган җире – Юкәлекул авылы, күз яшьләренә төренеп, зур хәсрәт белән улын кабул итте... Сау бул, солдат! Хуш, якташ! Хуш, авылдашым, дустым! Ант итеп әйтәбез: балаларыңны, гаиләңне, әти-әниләреңне кайгы белән ялгыз калдырмабыз...»
Җиңүгә кадәр барып җитмәгәннәр өчен корал тотып иптәшләре үч алыр дип ышанабыз...
...Хәзер геройларча алгы сызыкта көрәшүче егетләр рәис белән элемтәгә бик сирәк чыгалар, кыскача гына үз хезмәтләре турында сөйлиләр. Аларның зур булмаган, ләкин эчтәлекле хикәяләре, хәрби уңышлары сөендерә һәм сәяси дәрәҗәдә барлык нокталарны «i» өстенә куярга тиешле махсус хәрби операция башлау турындагы карарның дөреслегенә тагын бер тапкыр ышандыра.
Хәмит НӘБИЕВ.