Әфлисун сутын иртәләрен куллану организмга моңарчы исәпләнгәнгә караганда күбрәк файда китерергә мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу эчемлек иммунитетка гына түгел, ә матдәләр алмашына, кан тамырлары эшенә һәм ялкынсыну процессларына да йогынты ясарга сәләтле.
Әфлисун суты С витаминына һәм антиоксидантларга бай, алар организмга оксидлашу стрессына каршы көрәшергә ярдәм итә. Галимнәр аның даими кулланылуы йөрәк сәламәтлеге өчен дә бик файдалы булу мөмкинлеген ачыклаган.
Әмма эчемлекне дөрес сайлау мөһим. Тикшеренүчеләр өстәлгән шикәрсез, ароматизаторларсыз һәм консервантларсыз йөз процентлы әфлисун согына өстенлек бирергә киңәш итә.
Фото: goodfon.ru