Болар кызыклы!
2 Октября , 11:04

Чалбар бик килешә үзеңә!

Ягъни, гүзәл затлар кайчан чалбар кия башлаган?

title
Чалбар бик килешә үзеңә!Чалбар бик килешә үзеңә!
Чалбар бик килешә үзеңә!

Имештер, чалбар хатын-кыз киеменең бер өлеше итеп французларның әдибәсе Жорж Санд кигәннән соң кабул ителгән. Ләкин бу фикергә мода белгечләре кискен каршы чыга. Жорж Сандка чалбар көн дә кияр өчен түгел, ә маскарад костюмы өчен генә кирәк булган.

   Мода белгечләре фикеренчә, беренчелек мадам Помпадурга бирелергә тиеш. Ул, якынча, XVI гасырдан бирле өй тирәсендә генә киелгән чалбарны аучы хатын-кыз модасына кертә алган. Король сарае мәгъшукларының йөрәгенә ут салучы бу мәгълүм зат Людовик XVнең сунар белән мавыгулары вакытында чалбар киеп, атка атланып чыга торган булган.

   Беренче Империя дәверендә панталоннар хатын-кыз модасының бер өлешенә әверелә, аны күлмәк белән пардан кигәннәр. Ләкин картиналарда чалбар белән тәү мәртәбә сурәтләнгән хатын-кыз — скульптор Гертруда Вандераильт Уитни була. Аны рәссам Роберт Генри сурәтләгән. Портрет датасы 1916 ел белән билгеләнгән.

   Гертруданың рәсемгә чалбардан төшүенә туганнарының шундый кәефе китә ки, ул үлгәннән соң да портретны чехоллап, беркемгә дә күрсәтмичә, чоланда яшереп саклаган булганнар. Тик 20 нче елларда гына чалбар, пляж пижамасы сыйфатында, хатын-кыз модасы булып рәсми рәвештә «таныла». Франциядә пляж өчен беренче чалбарлар җыелмасын иҗат итүче модельче белгечләр пәйда була, бу эш белән элек атта йөрү өчен чалбарлар теккән «Гермес» мода йорты да шөгыльләнә. Әмма чалбарлы костюм 1931 елда гына барлыкка килә һәм хатын-кыз көндәлек тормышына бик авырлык белән генә керә.

   Моданың таралуына Марлен Дитрих, Мэрилин Монро һәм Грета Гарбо кебек актрисалар шактый зур өлеш кертәләр.

Фото: artchive.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас