

Алдарак язып үткәнчә, әлеге бәйрәмдә баланың җенесен беләләр. Әгәр гаиләдә гендер-пати оештырырга уйласалар, булачак әни УЗИ табибыннан баланың җенесен әйтмәвен, ә кәгазьгә язып, конвертка салуын сорый. Аннары бу конвертны бәйрәмнәр оештыру хезмәтенә яки якыннарыңның берәрсенә бирергә кирәк, алар барысын да кичәгә әзерләсеннәр өчен.
Гадәттә, торт пешерәләр, кабартылган шарлар шартлаталар. Ал төстә булса — кыз, зәңгәрсу — малай була. Тортның эчлегенә шундый крем кушылган була, ә шарлар белән эшләнелсә — эченә шулай ук туры килгән төсле конфетти. Төсле төтен ярдәмендә ачыклаганнарын да күргән бар.
Гадәттә мондый кичәләрне йөклелекнең 20нче атнасыннан да иртәрәк үткәрмиләр. Ачыктан-ачык УЗИда сабыйның җенесе күренгәч кенә. Әмма кайбер очракларда табиблар җенесне 16нчы һәм хәтта 12нче атнада билгели алалар. Әгәр дә булачак әни табибка 100 процентка ышана икән, йөклелекнең бишенче аен көтмәскә, ә серне иртәрәк ачарга мөмкин.
Фото: «Большая семья из деревни» блогерлар сәхифәсе.