

Мунча ләззәте
«Өч сәгать мунча керәм», – дим эштәге кызларга. Ышаныр-ышанмас кына тыңлыйлар. «Өч сәгать буена мунчада нишләргә кирәк?!» – дип тә гаҗәпләнәләр. Ә мин арттырмыйм, чынлап та мунчада шуның кадәр вакытым китә.
Без быел яңа мунчабызны төзеп бетереп, эшләтеп җибәрдек. Беренче тапкыр улыбызның туган көнендә – 10 майда яккан идек. Авылга һәр атнаны мунча керү хыялы белән генә кайтабыз хәзер дип әйтергә дә була.
Керү белән чәйнекне куеп җибәрәм дә, саунага керәм. Кедр агачы белән эчләнгән бу бүлмәдәге хуш ис! Ләүкә артына төрле-төрле хуш исле май шешеләре тезелгән. Чыршы, нарат, эфкалипт, бөтнек, лимон, кедр, әфлисун... Миңа иң ошаганы чыршы мае. Җиллеккә салырга дип агач табакка агызып алып кергән кайнар суга дүрт-биш тамчы гына чыршы маен тамызып, ташлар арасыннан башы гына чыгып торган бүрәнкәгә 400 мл гына су сыешлы озын саплы тимер чүмеч белән су салам. Чыҗлы-ый! Хуш исле кайнар пар беренче мәлне коры тәнне өтеп ала. Стенадагы ком сәгатен борып куеп, башыма киез калфак элеп, ләүкәгә үрмәлим. Аба-ау, эссе! 10 минуттан ком сәгатендәге соңгы ком бөртеге агып бетә. Беренче катка булды, саунадан чыгарга кирәк.
Юына торган якка чыгып, душны рәхәт кенә режимга көйлим. Эссе ләүкәдән төшкәч, салкынча душ астында торуы шундый рәхәт. Тропик душтан көчле агым белән төшкән су тамчылары чәчләремнән шаулап ага.
Ял бүлмәсендә чәйнек инде мине көтеп зарыккан. Таш идәнгә юеш эзләр сала-сала, алгы якка чыгам. Стенадагы чөйләрдә җәйдән үзем җыеп киптергән үлән исләре сулышларын киңәйтеп җибәрә. Бер бәйләмнән бер-ике генә бөтнек яфрагы, икенчесеннән бер-ике генә мелисса яфрагы, өченчесеннән бер-ике генә зәңгәр мәтрүшкә чәчәге өзеп, чәчәкле таш чәйнеккә салам. Өстәл өстендәге шүрлектән капкачлы калай банканы алып, бер генә чеметем кара чәй өстим дә, шаулап торган кайнар су агызам. Чәйнектәге чәй дәмләнә тора, мин кабаттан саунага керәм.
Керешли зур ләгәнгә пешерергә дип салып куйган каен себеркене дә алам. Бу юлы ташка бөтнек мае салам, аның исе дә бик ошый миңа. Ташка сипкән су, чыжлый-чыжлый, вак тамчылы томан булып, бөтен бүлмәгә тарала. Сауна тәрәзәсенең бер читен чак кына ачып, саф һава кертеп алам.
«Әйдә, ят, чабам!» – ди ирем. Баш астыма тар рәшәткәле агач мендәрне кыстырып, битемне киез калфак белән каплап, ләүкәгә сузылып ятам. Ирем кулына җилпәзә сыман гына җыйнак, җиңел итеп үзебез җыеп бәйләгән каен себеркене ала. Башта тәнемә тидерми әле, өстә генә болгап, кайнар һаваны аска таба куалый. Аннары, себеркенең очын тидерер-тидермәс кенә аркамда йөртеп, күзәнәкләрне ача. Аннары тагын бер кат мичкә эссе сала да, чын-чынлап чаба башлый. «Калак сөяге турысын ныгытыбрак чапчы», – дип, күрсәтмә бирәм аңа. Мунчада яхшылап чапсаң, авыртуы бераз кимеп тора аркамның. «Уф, булды, эссе!» – дип, ирем ял бүлмәсенә атыла. Ә мин кабат душны ачам... Моннан да рәхәтрәк нәрсә була аламы икән?!
Данис белән икәүләшеп шактый озаклап чәй эчәбез. Бер чынаяк белән генә сусауны басып булмый, икене, өчне ясап алам. Бөтнекле-мәтрүшкәле чәй бал белән шундый тәмле.
Чәй эчеп бетергәч, инде ләүкәдә изрәргә иремнең чираты. Саунаны тагын бер кат җилләтеп, мичкә янәдән кызу салып, аны тәмам күңеле булганчы чабам. Ара-тирә аркасына салкынчарак талгын су да йөгертеп алам. Эссе ләүкәдә талгын су бик тә урынлы гына.
Чабынып бетергәч, кабат ял бүлмәсенә чыгып, хәл алабыз. Тәрәзәдән яшел тау битләре, безнең бәрәңге бакчасы, инеш буендагы таллар, ызан буйлап инешкә кадәр тезелешкән шомыртлар күренә. Тау битләре батып баручы кояшның кызгылт-сары нурында коена. Мунчага юынырга кергәнемне дә онытып, шуларга озаклап карап утырырга яратам. «Әйдә, юынабыз», – дип, ирем айнытып җибәрмәсә, әле тагын озаграк та утыра алыр идем.
Юына башлаганчы, тәнемә хуш исле скраб сылап чыгам. Чәчемне юган арада, ул тән тиресен йомшартып, файдасын эшләп өлгерә. Мәҗбүриләбрәк булса да, скрабны иремнең дә аркасына сылыйм. Дөрес, ул андый нәрсәләрне артык өнәп бетерми. Аңа каен себерке, катырак мунчала һәм мунча сабыны булса, шул җитә. Чәчен дә сабын белән юарга риза ул. Ә миңа шулай озаклап сыланып, төрле-төрле маскалар кулланырга булсын. Чәчемдәге шампуньне юып төшергәч, чәчне ялтырата һәм йомшарта торган маска тидерәм. Аны башта 10 минут чамасы тотарга кирәк әле.
Ул арада дип тагын ял бүлмәсенә чыгып, кабат чәйнеккә үреләм. Унынчы чынаягымны эчәм бугай инде. Касәдәге бал беткәч, шүрлектәге конфетлар да ярап тора тагын.
Иремнең аркасын ышкып юам да, үземнең дә мунчаламны сабынлап бирәм. Минем тәнемә гадәти сабын килешми, тиресе корый. Шуңа күрә үзем өчен генә тота торган сабыным аерым. Капкачлы савыттагы йомшак сабынны яратам. У-у, болай итеп ышкыгач, массаж да кирәкми. Минем арканы озаклап ышкый да, «Булды бу, шәп булды!» – дип, өстенә йөнтәс халатын киеп, ирем мунчадан чыгып китә.
Мин калам әле. Миңа сабынлы мунчала белән тәнемне бер генә ышкып юу җитми. Аның белән генә күңелем канәгатьләнми. Миңа тәнем шыгырдап торырлык булганчы юынырга кирәк.
Талларны кызгылт төскә буяган кояш инде әллә кайчан офыкка төшеп югалды. Дүрт литр су сыешлы чәйнектә дә су инде төбендә генә калды. Сәгать инде унынчы ярты булды, ә мин һаман да мунчада.
Күңелем булганчы озаклап юынганнан соң, ләүкәләрне, урындыкларны, ләгәннәрне дә коендырам әле. Идәннәргә кайнар су йөгертәм. Артымнан яңа мунчабыз кунак өе кебек балкып калсын, миннән соң кем керсә дә, чиста идәнгә бассын, дим.
Менә шулай итеп өч сәгать уза да китә. Ә сез ничә сәгать юынасыз?
Лилия ГӘРӘЕВА.
Фото: etkul74.ru.