РЕКЛАМА


Росстат мәгълүматларына караганда, илебездә кешеләрнең тәүлегенә уртача йокы озынлыгы 8 сәгать 43 минут тәшкил итә.
Ведомство башлыгы урынбасары Сергей Окладников йокы озынлыгы буенча лидер төбәкләрне атады.
Иң озагы Чечня Республикасында йоклыйлар – 10 сәгать 14 минут.
Иң кыска йокы күрсәткече Адыгея Республикасында – 8 сәгать 7 минут.
Авыл халкы арасында абсолют рекорд Магадан өлкәсендә теркәлгән – 9 сәгать 42 минут.
Мәскәүдә кешеләрнең йокы озынлыгы 9 сәгать 12 минут, Санкт-Петербургта – якынча 8 сәгать ярым тәшкил итә.
Белгечләр фикеренчә, өлкән кешегә тәүлегенә 7-9 сәгать йоклау киңәш ителә. Озак йоклау һәрвакытта да файдалы түгел. Артык озын йокы йөрәк-кан тамырлары авырулары, депрессия яки шикәр диабеты куркынычы белән бәйле булырга мөмкин. Әмма монда сәгатьләр саны гына түгел, йокының сыйфаты да мөһим.
Әгәр кеше 8 сәгать йокласа да, иртән үзен арыган итеп хис итсә, сәбәп йокының сыйфатында булырга мөмкин. Ә 10 сәгать йокыдан соң гына хәл керә икән, сәламәтлек торышына игътибар итәргә кирәк. Аерым алганда, тимер, D витамины дәрәҗәсен һәм калкансыман биз эшчәнлеген тикшерү мәсьәләсе буенча табиб белән киңәшләшергә мөмкин.
Фото: istockphoto.com.