Болар кызыклы!
8 Сентября , 09:00

Балалар көлдерә

1 сентябрь. Мәктәп. Линейка. Әнисе бәйрәм фотолары төшерергә тырыша. -Улым, зинһар өчен, елмай инде азрак! -Әни, мин сентябрьдән майга кадәр елмаймыйм.

Балалар көлдерәБалалар көлдерә
Балалар көлдерә

1 сентябрьдә уку синең 1 сыйныфка барган балаңда башланмый. Ул синдә башлана!

**

Оныгымны мәктәпкә җыйдылар. Акча буенча караганда кияүгә бирү очсызрак кебек тоелды.

**

1 сентябрь.

-Балалар, тикшерик әле. Без өйрәнгәннәрне җәй эчендә онытмадыгыз микән?

-Апа, ә Сез кем?!

**

Иртәгә мәктәптә ата-аналар җыелышы. Керү - бушлай, чыгу - 3 мең сум.

**

1 сентябрь. Мәктәп. Линейка. Әнисе бәйрәм фотолары төшерергә тырыша.

-Улым, зинһар өчен, елмай инде азрак!

-Әни, мин сентябрьдән майга кадәр елмаймыйм.

**

Ире ата-аналар җыелышыннан кайткан хатыныннан:

-Я, бу юлы күпме акча җыярга? -дип сорый.

-Беләсеңме, быел җыелыш танышу өлешендә тәмамланды. Безнең класска килгән яңа баланың әтисеннән кайда эшләвен һәм мәктәпкә ничек ярдәм итә алуын сорадылар. Ул прокуратурадан икәнен әйтте. Безнең мәктәптә барысы да бар, бернинди ярдәм кирәкми булып чыкты.

**

Мәктәпләрдә хезмәт дәресләре бар. Ә ял дәресләре ни өчен юк?

**

Мәктәптә алган белемнәрнең яртысы кирәкмәячәк дигәннәр иде. Алдашканнар! Шул белемнәр булмаса, без балаларыбызга мәктәптә укырга ничек булышыр идек?!

**

Элек мин дәрес хәзерләү иң авыр эш дип уйлый идем. Юк, иң авыры - үз балаң белән дәрес хәзерләү икән...

**

Әнисе улыннан сорый:

-Синең иң яраткан дәресең нинди?

-Соңгысы.

Айгизә Ибраһимова әзерләде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас