Болар кызыклы!
4 Сентября , 06:42

Тиз картаюдан куркып чатыр астында эшли башлаганнар

Әмма проблема тирәнрәк.

Тиз картаюдан куркып чатыр астында эшли башлаганнарТиз картаюдан куркып чатыр астында эшли башлаганнар
Тиз картаюдан куркып чатыр астында эшли башлаганнар
Кытайда гүзәл затлар бит тиресен эш урынындагы һаваның начар йогынтысыннан саклау өчен кояштан саклау кремын куллана башлаганнар. Кытайның Цзянсу провинциясеннән  бер кулланучының Weibo социаль челтәрендә посты киңкүләмле куркуга төшүгә сәбәпче булган. Ул эшли башлагач, бер ай эчендә бит тиресе сизелерлек каралды, ә күзләрем арый башлады, дип язган. Пост көчле реакция тудырган: башка кулланучылар да отпусктан соң бит тиреләренең аграк күренүен раслаганнар, шулай ук офисларда тәмәке төтененә зарланышканнар. Шуннан соң кайбер эшчеләр өстәлләрдә зонтлар урнаштырган, панама һәм битлек киеп йөри, битләренә һәм кулларына мул итеп кояштан саклаучы крем сылый башлаганнар.
Кытай офисларында, хезмәткәрләр күтәренке күңелле булып калсын һәм нәтиҗәлерәк эшләсеннәр өчен, еш кына салкын яктылык кулланалар. Әмма проблема тирәнрәк: коры һава, тузанлы вентиляция системалары һәм углекислый газның югары булуы физик уңайсызлыкны һәм арыганлыкны көчәйтә. Бөтендөнья Сәламәтлек оешмасы 1980 елларда ук  биналарда озак вакыт булу белән бәйле билгеләр: баш авыртуларын, тире корылыгын, арыганлык һәм игътибарны туплау бозылуын тасвирлау өчен «авыру бина синдромы» терминын керткән.
Кытай социаль челтәрләрендә борчылу трендка әверелгән: кулланучылар эш көне башында һәм ахырындагы фотоларын чагыштырырга тотынганнар — иртән яңа макияж һәм күзләре балкып торса, кичкә чәчләре майлана, бит тиреләре тоныклана һәм шешенә икән. Шулай ук билгеләүләренчә, озак утыру гәүдә торышын боза, ә каш җыеру гадәте биттә җыерчыклар калдыра.

Фото:archdaily.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас