Болар кызыклы!
4 Сентября , 06:59

60 яшендә бәбиләгән

Аңа кадәр табиблар тикшерү үткәргән.

60 яшендә бәбиләгән60 яшендә бәбиләгән
60 яшендә бәбиләгән
Биология фәннәре кандидаты һәм РУДН хезмәткәре, үзендә табылган шешкә карамастан, 60 яшендә өченче баласын тапкан. Бу хакта  Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментына сылтама белән MSK1.RU хәбәр итте .
Марина К. картаюны өйрәнә, шуңа күрә күкәй күзәнәкләрын 2010 елда ук саклауга куйдырткан. 15 елдан соң ул ярдәм сорап Щербинкадагы хатын-кызлар сәламәтлеге үзәгенә мөрәҗәгать иткән.
Хатынның өченче баласы булган бәбиен 30 июльдә Мәскәүнең «Коммунарка» күп профильле клиник үзәге белгечләре кабул иткән. Аңа кадәр табиблар тикшерү уздырган һәм ЭКО программасының этабы - эмбриотрансферга рөхсәт биргәннәр. Йөклелекнең 38 нче атнасында баланы ярып алганнар. Операция барышында табиблар шулай ук ананың шешен дә кисеп алган.
Безгә анага һәм балага ныклы сәламәтлек телисе генә кала!

Чыганак: "Лента.ру"

Фото:istockphoto.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас