Болар кызыклы!
2 Сентября , 06:05

Бик кызык бу!

   Кышын без җылы киенәбез, җылы өйдә яшибез. Ә менә бөҗәкләр салкыннарга ничек чыдый икән дип уйланганыгыз бармы, дуслар?

Бик кызык бу!Бик кызык бу!
Бик кызык бу!

Америка галимнәре үткәргән тәҗрибәләрдән күренгәнчә, көзге-кышкы чорда кайсыбер бөҗәкләрнең организмнарындагы су глицерин белән алмашына. Ул махсус ферментлар ярдәмендә эшләп чыгарыла.

   Глицерин бик түбән температурада гына катканлыктан, бөҗәкләр салкында өшемиләр. Бөҗәкләрнең күпчелек төрләре салкыннар җитү белән һәлак булалар. Ләкин алар калдырган йомыркалар һәм личинкалар бөҗәкләрнең төрен сакларга ярдәм итә.

   Димәк, йомыркалар белән личинкалар да глицерин аркасында гына кышкы суыкларга бирешмиләр икән. Суыклар килүгә, алардагы су глицеринга әйләнә. Ә яз җиткәч, кире проесс башлана.

Фото: apteka.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас