

Бүгенге көндә төркемнең концертлары барган заллар Мәскәүдә генә түгел, ә илнең бар төбәкләрендә дә туп-тулы була икән. Экспертлар бәяләвенчә, "Руки вверх!" чыгышларын карарга быел да 500 меңгә якын кеше киләчәк, һәм ул концертлар илнең иң эре стадионнарында узачак.
Гонорарларга килгәндә, төркемнең кереме соңгы чорда гаять популярлашып киткән Кадышеваныкыннан да ике тапкырдан артык тора: Жуковның һәр концертыннан ким дигәндә 50 млн сум чиста керем кала икән. Дөрес, «Руки вверх!" тамашачыга сыйфатлы концерт кую өчен дә акчаны һич җәлләми: алар һәр шәһәрдә декорацияләргә, тавыш һәм яктылыкка 30 млн сумга якын акча сарыф итә, ди. Димәк, артистның максаты һич тә ансат акча эшләү түгел...
Фото: kulturologia.ru