Болар кызыклы!
28 Августа , 06:45

Помидорның тагын бер файдалы үзлеген ачыклаганнар

Галимнәр аның составындагы фитоенны өйрәнгәннәр.

Помидорның тагын бер файдалы үзлеген ачыклаганнарПомидорның тагын бер файдалы үзлеген ачыклаганнар
Помидорның тагын бер файдалы үзлеген ачыклаганнар
Помидордагы фитоен матдәсе бавырда май тупланудан һәм май авыруы үсешеннән саклый ала. 
Тафтс университеты тикшеренүчеләре помидор составындагы фитоенны өйрәнгәннәр. Аалар алты ай дәвамында тычканнарга бавырда май туплануга ярдәм итә торган рафинирланган углеводлар күп булган ризыклар ашаталар. Хайваннарның бер өлеше өстәмә рәвештә кеше өчен көненә уртача өч-дүрт помидор белән чагыштырырлык күләмдә фитоен алган.
Фитоен алган тычканнарда бавырның май авыруы сизелерлек дәрәҗәдә булмаган. Анализ матдәнең бавырда матдәләр алмашын җайга салучы аксымнарга йогынты ясавын һәм күзәнәкләргә артык майны туплау урынына энергия алу өчен активрак кулланырга ярдәм итүен күрсәткән.
Бу вакытта саклау эффектын, мөгаен, фитоен үзе түгел, ә аны организм эшкәрткәндә барлыкка килә торган матдәләр тәэмин иткәндер. Авторлар ассызыклаганча, помидордан тыш, фитоен кишер, кызыл борыч, карбыз, алсу грейпфрут һәм абрикоста да бар.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас