Болар кызыклы!
28 Августа , 12:39

“Авылда нишлисең?”

Машинаны бик озакка ремонтка керттем. Акча ягы да “кысылды”. Шуңа күрә авылга автобуста кайтырга булдык. Ә авыл ерак, якынча 7 сәгать кайтырга кирәк. Юлга чыгар алдыннан хатын 3 яшьлек кызыбызны “зур эшләрен” бетереп чыгарга кыстый. “Озак кайтачакбыз, бәдрәф картәти-картәнигә кайтып җиткәч кенә булачак! Авылда гына кәкәй итәчәксең”, – дип 50-60 тапкыр кабатлагандыр.

Биш сәгать юл артта калды – без авылга илтүче “Пазик”та. Кызыбыз йоклап алганнан соң торып утырды да, тирә-яктагыларны күзәтергә тотынды. Якында утырган 16-17 яшьлек кызлар да озын юлдан арып киткәннәрме, әллә кечкенә бала белән сөйләшеп аласылары килгәнме, кызыбызга сораулар бирә башладылар. “Исемең ничек?”, “Ничә яшь?” һ.б. Чылбыр буенча “Кая барасың?” дигәненә җиттеләр.
– Картәни белән картәтигә.
– Ә нишлисең анда?
– Кәкәй итәм!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас