Үз балаларына алма һәм гөмбә җыючы керпе турындагы күңелләрне нечкәртерлек уйдырманы Өлкән Плиний тудырган. Аның сүзләренә караганда, керпе виноград җиләген, хәтта алманы да уйлап ябыштыра белә.
Чынлыкта керпе физик яктан җиләк-җимешләрне энәләре белән тишеп, җыю өчен аркасына ятып тәгәри алмый. Җитмәсә, аларның күбесе алма белән кызыксынмый. Керпе белән очрашканда аны сөт һәм җиләк-җимеш белән түгел, ә яңгыр суалчаннары, кош йомыркалары һәм ит консервалары белән сыйларга кирәк. Шулай да яшь керпеләр бакчага кереп, йөзем һәм өлгергән слива ашаудан баш тартмыйлар. Менә шул чакта аның аркасына бер пар черек җимеш төшеп, энәләренә эләгергә мөмкин.
Начар исле объект (тәмәке төпчекләре, майланган чүпрәкләр, пычранган алмалар) тапкач, керпе төкереге күбекләнгәнче аны ялый башлый. Аннары шушы төкереген энәләренә сылый. Кайвакыт бу сәер төкерек "эйфория"се сәгатьтән артык дәвам итә. Ник алай итә? Әлегә белгечләр аның серен тулысынча ача алмаган. Бер фаразга ярашлы, бу паразитларга каршы көрәш чарасы, икенчесе буенча — ул шулай итеп үз исен яшерә.