Кешелек дөньясы Айга менеп, файдалы казылмалар чыгару турында элек-электән хыяллана. Бу - безнең өчен тормышка ашмастай әкият. Ләкин галимнәр бу мөмкин дип саныйлар. Әнә Русия галимнәре бер-ике дистә ел эчендә моны тормышка ашырмакчылар. "Айда җирдә сирәк очраучы металларны һәм башка ресурсларны чыгару 20 елдан соң ук икътисади яктан максатка ярашлы булырга мөмкин", - дип белдерә алар. Җирнең табигый иярченендә казылмалар эшкәртүне Русия Фәннәр академиясенең Кояш-Җир физикасы институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, Иркутск дәүләт университеты профессоры Сергей Язев ТАСС белән әңгәмәдә әйткән. Русия тикшеренүчеләре фаразларына ярашлы, Айдагы бер километрлы астероидта якынча квадриллион долларлык ресурслар булырга мөмкин.
"Айда табыш бүген абсолют фантастика кебек күренә, ләкин ул инде берничә дистә елдан соң ук икътисади яктан максатка ярашлы булырга мөмкин. Айга очу белән бәйле стартаплар санының бөтен дөньяда тиз үсүе очраклы түгел", - ди Язев.