Галимнәр стоматологларның акча янчыгына җитди суга алган гель уйлап тапкан. Ноттингем университеты белгечләре тарафыннан булдырылган состав эмальне тешнең үзендә үк торгызырга сәләтле.
Билгеле булганча, теш эмале - кеше тәненең иң каты тукымасы, ләкин анда тере күзәнәкләр булмавы сәбәпле ул үз-үзен дәвалый алмый. Фторлы теш пасталары һәм башка чаралар эмальне бераз ныгыта гына ала.Галимнәр уйлап чыгарган гельнең механизмы башка. Ул эмаль формалашкан табигый биологик процессларны имитацияли. Аның нигезен сабый чакта теш эмале үсешендә катнашкан табигый аксымнарның кайбер функцияләрен кабатлый торган аксымнар тәшкил итә.
Теш өслегенә салынгач, юка, ләкин ныклы каплау хасил була. Ул вак ярыкларга, һәм зарарланган урыннарга үтеп керә һәм ул яңа минераль структура формалашу өчен нигез булып тора. Эмаль астында урнашкан йомшаграк катлам - дентин ялангач булганда да гель файдалы була ала.