Болар кызыклы!
14 Августа , 06:40

Дельфиннар кайгыра беләме?

Алты көн буена аннан аерылмаган.

Дельфиннар кайгыра беләме?Дельфиннар кайгыра беләме?
Дельфиннар кайгыра беләме?
Галимнәр Австралия ярларында дельфиннарның үз-үзләрнен тотышында фаҗигале очракны теркәгән. Фрэггл кушаматлы ана дельфин, атна буена су өстендә этәреп, үлгән баласын үзе белән йөрткән. 
Әлеге кадрларны галимнәр дроннар ярдәмендә төшергән. Видеодан күренүенчә, ана дельфин үлгән баласы яныннан китми. Тикшеренүчеләр мәгълүматларына ярашлы, дельфин баласы ике атна тирәсе яшәгән. Ул үлгәннән соң Фрэггл алты көн буена аннан аерылмаган. Белгечләр моны ана дельфинның баласына нык бәйләнгәнлеге белән аңлата. Табигатьтә дельфиннарның һәлак булган балаларын берничә көннәр дәвамында үзләре белән йөртү очраклары күптән күзтелә икән. 
Тикшеренүчеләр ана дельфинның кайгысы озакка сузыла алмый дип раслыйлар, чөнки аңа үз гомерен, көчен һәм сәламәтлеген саклар өчен гадәти яшәешенә әйләнеп кайтырга кирәк. 
Белгечләр үлгәнгә кадәр бала дельфинның сулыш алу белән проблемалары булуын белгәннәр һәм аның хәлен бик авыр дип бәяләгәннәр. Бу Фрэггның дүртенче баласы булган. 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас