Болар кызыклы!
7 Августа , 03:08

Көл!

Хатыны: -Син тагын диванда ятасыңмы? -Аның каравы, син мине кайдан табарга икәнен һәрчак беләсең.

Көл!Көл!
Көл!

Хатыны:

-Син тагын диванда ятасыңмы?

Ире:

-Аның каравы, син мине кайдан табарга икәнен һәрчак беләсең.

**

-Сезнең акча җыярга мөмкинлегегез бармы?

-Мөмкинлек бар, акча юк.

**

Хатын-кызларга рәхәт: иртән торалар да ниндине телиләр, шундый йөз эшлиләр. Ә менә ирләргә нинди йөз белән туган, шундый белән йөрергә туры килә.

**

Пенсионерлар чиратсыз гына сбербанк кассиры тәрәзәсе янына үтәргә тырышкан бер төркем кораллы талаучыларны кыйнап ташлаган.

**

Автозаправкада кассир блондинкага:

-Бүгеннән бензин хакы артты.

-Алайса миңа кичәгесен салыгыз.

**

Ничек шулай килеп чыга соң ул? Мәскәүдәге парковка урыны миннән күбрәк акча эшли?!

**

Тормышта уңышлы булу - ул әти-әниең бай булу түгел, ә балаларың бай булу.

**

Сатып алучыга кассир:

-Сез вак акчалар карый аласызмы?

-Ну, күрсәтегез.

**

Мин һаман иремнең “Мин сине алдадым. Чынлыкта мин -миллионер. Бары тик синең миңа акча өчен кияүгә чыкмаганлыгыңа инанырга гына теләгән идем”, - дигәнен көтәм...

**

Ире-хатынына:

-Тәк, тәмәке тартмый башладым, эчүне ташладым. Хәзер синең турыда да уйлый башларга вакыт.

**

Хатыныгыз белән әрләшә башлаганда шуны онытмагыз: унбиш минуттан сез тиргәшеп туячаксыз, ә ул - юк.

**

Еллар узуга мин хатынымны бүлдермәскә өйрәндем. Бигрәк тә ул эндәшмәгәндә.

**

-Кадерлем, минем кияргә киемем юк.

-Салмаска кирәк иде.

**

-Хәтерлисеңме, безгә өч ел элек ничек рәхәт иде?

-Без бер ел гына таныш бит!

-Әйе...

**

Ире - хатынына:

-Сөеклем, биш минут эчендә киенер өчен сиңа күпме вакыт кирәк?

**

-Нигә син шулкадәр ялкау хатын белән яшисең?

-Яңасын эзләргә иренәм.

 

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас