Болар кызыклы!
31 Июля , 08:58

Килеп җитте замана: Сыроклар стандартлана

Росстандарт эремчек глазировкалы сырокаларга яңа ГОСТ раслады, дип хәбәр итте ТАСС. Стандарт исә 2028нче елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

Килеп җитте замана: Сыроклар стандартланаКилеп җитте замана: Сыроклар стандартлана
Килеп җитте замана: Сыроклар стандартлана

«Стандартта продуктка техник таләпләр, эремчек массасының май фазасын фальсификацияләүне билгеләүнең яңа кагыйдәләрен үз эченә алган контроль методлары актуальләштерелгән. Кулланучылар төргәген маркировкалау кагыйдәләренә кирәкле төзәтмәләр кертелгән», - дип сөйләделәр ведомствода.

Шул ук вакытта яңа ГОСТ нигезләмәләре эремчек сырокларының сыйфатына карата югары таләпләрне һәм җитештерүнең классик технологиясен саклый икән. Һәм шул исәптән артык дымны бетерү, әзер продуктның структурасын тотрыкландыру һәм куллану үзенчәлекләрен яхшырту максатында эремчек массасын пресслау мәҗбүрилеген дә кертеп, дип ассызыкладылар Росстандартта.

«2016 ел стандартындагы кебек үк, сырлар җитештерелә торган эремчек массасын әзерләү өчен катгый рәвештә сөт продуктлары (эремчек, атланмай, куертылган сөт, каймак һ.б.) һәм тәмле тутыргычлар (җиләк-җимеш, шоколад чикләвеге, печенье һ. б.) куллану рөхсәт ителә. ГОСТ 33927-2026 буенча эремчек составындагы теләсә нинди үсемлек майлары катгый тыела», — диелә хәбәрдә. 

Фото: megamarket.ru.

Килеп җитте замана: Сыроклар стандартлана
Килеп җитте замана: Сыроклар стандартлана
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас