

АКШта яшәүче ир-ат 107 минут үле булган һәм, янәсе, теге дөньяны күргән. Бу хакта Daily Mirror хәбәр итә.
Авыр атлетика спортчысы Винни Толман дусты бергә бодибилдинг өчен тыелган өстәмәне кабул иткәннән соң, икесе дә үзләрен начар хис иткән. Ресторанга кергәч, Толман бәдрәфтә аңын югалтып, идәнгә ава. Башын ярылган ир сулаудан туктый.
Шуннан соң ул, аның сүзләренә караганда, үз гәүдәсе өстендә очып йөргәнен тойган, муенының шешүен, яңакларының кызарганын күргән. Озакламый парамедиклар килеп җитә: ике тәҗрибәле фельдшер уңышсыз рәвештә аны һушына китерергә тырыша, шуннан соң аны капчыкка салалар һәм ашыгыч ярдәм машинасындагы яшь стажерга аның янында калырга кушалар.
Бу мизгелдә Толман, соңыннан раславынча, кинәт кенә үзендә кеше уен уку сәләтенә ия булуын тоя — стажер тормыш күрсәткечләрен өстәмә тикшерүне таләп итмәгәне өчен үз-үзен ачулана. Нәтиҗәдә ул Толманга ясалма сулыш ясый башлый, ә аннары дефибриллятор ала. Өч разряд пациентны тормышка кайтарган.
Толман өч тәүлек комада булган. Бу вакытта аның белән гаҗәеп хәл була: ул нур һәм мәхәббәт белән сугарылган дөньяга эләгә, ак киемле изге затны очрата. Ул үзен «проводник» дип атаган һәм аңа башка чынбарлыкны күрсәткән, анда хәтта үләннәрнең тере булуы аңлашылган, Толманга алар бик якын булып тоелган.
Дәваланганнан соң, америкалы «Үлемнән соң яктылык» китабын яза. Анда ул аутентик яшәү мөһимлеген аңлавын төп сабак дип атый. Толман, кичерешләрем яшәеш һәм үлемне кабул итүне мәңгелеккә үзгәртте, дип ышандыра.
Фото: fotonclub.ru