

Без күнеккән интернет дәвере үзенең ахырына якынлаша.
Бар дөньяга шундый шау-шулы белдерү ясады Америка миллиардеры, Tesla һәм SpaceX компанияләре җитәкчесе Илон Маск.
Ул әйтүенчә, веб-браузерлар һәм сайтлар бетәчәк. Алар урынына автоном ИИ-агентлар киләчәк. ИИ-агентлар исә кеше урынына интернет челтәре белән хезмәттәшлек итәчәк. Яңалык тормышка ашырылганнан соң, файдаланучылар кирәкле мәгълүматны эзләп баш катырмаячак — акыллы ярдәмчеләр санлы киңлектә персональ ярдәмче ролен үз өсләренә алачак.
Илон Маск интернетның яңача эшли башлавының төгәл вакытын атамый, ләкин бүгенге көндә Кушма Штатларда технологик ярышларның тулы көчкә баруын искә алганда, яңалыкның кыска вакыт эчендә тормышка ашырылуы мөмкин. Экспертлар браузерларның бетүен, ИИ-ассистентларның интернет челтәрендә эзләү функциясе алмашынуын якындагы 5—10 ел эчендә тормышка ашачак мәсьәлә дип кузаллый.