Болар кызыклы!
18 июль , 05:00

Питрау сынамышларын беләсезме?

Питрау - җәйнең бизәге булган, карендәшләребез зурлап вә олылап бәйрәм иткән тантана. Питрау атнасы дәвам итә.

Питрау сынамышларын беләсезме?Питрау сынамышларын беләсезме?
Питрау сынамышларын беләсезме?

Питрау үтә - җәй үтә.

Булса аяз Питрау көн - булыр яшел печәнең, яңгырлы булуы - кырда печән черүе.

Питраудан соң кошлар да сайрамый.

Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.

Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса - озак булыр.

Бу көнне көн эссе булса, тагын ике атна көн кояшлы булыр.

Иртән яңгыр яуса - ашлык әйбәт булмас. Көн төшкә кадәр шундый булса - ашлык мул булыр.

Иртән үлән өсте чыклы булса, тезем әйбәт булыр.

 

Питрау сынамышларын беләсезме?
Питрау сынамышларын беләсезме?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас