

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Ихтимал, язмыш сезнең ныклыкны сынар, әмма, үз-үзегезгә ышансагыз, каршылыкларны җиңәрсез. Үзгәрешләрдән курыкмаска кирәк.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Мөһим эшләрегезне төгәлләү, аларны анализлау өчен яхшы вакыт. Көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышаныгыз. Бәхәсле моментларда компромисска бару яхшырак.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бүген теләкләрегез бик тиз үтәләчәк. Яңа идеяләр һәм элемтәләр уңыш китерергә вәгъдә итә. Шәхси тормышыгызда да җитди үзгәрешләр көтелә.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Юк-бар өчен борчылмагыз: күңел күтәренкелеге вазгыятьне сезнең өчен кирәкле юнәлешкә үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Көн азагында эш турында отышлы тәкъдим алырсыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Вакытыгызның төп өлешен эш алып торачак. Шулай ук иске һәм кирәксез нәрсәләрдән арынырга кирәк. Бу иске җиһаз, кием-салым, хәтта мөнәсәбәтләр дә булырга мөмкин.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Җитәкчелектән ераграк торуың яхшырак, чөнки инициативагыз ошамаска мөмкин. Кайвакыт эш тә күрсәтергә кирәк. Көн ахыры сезне яңа эш эзләүгә этәрәчәк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Эш артык киеренкелек таләп итмәячәк, өйдә ешрак булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Яраткан кешеләрегезнең тугрылыгына ышаныгыз, көнләшмәгез.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Ниндидер яңа нәрсәләргә тотынмыйча, көндәлек эшләр белән шөгыльләнүегез яхшырак. Әгәр дә сезнең нидер эшлисегез килә икән - эшләгез, инициатива күрсәтегез. Шәхси тормышка вакытыгызны күбрәк бүлегез, мәхәббәт сезгә комачауламый, ә илһамландыра гына. Моны күптән аңларга вакыт.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Ял итәргә һәм ниндидер яңа нәрсә белергә вакыт җитте. Үз-үзегезгә ышанычыгыз күбрәк. Күркәмлегегезне һәм дипломатик сәләтләрегезне файдаланып, үз максатыгызга ирешә һәм ярдәмчеләрне җәлеп итә аласыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сез чираттагы карьера түбәсенә үрмәләп менә башлаган чак. Әмма ял-көч тупларга һәм киләчәк казанышларга этәргеч бирә торган искиткеч чара. Ялны беренче урынга кую урынлырак булыр.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезгә инициатива һәм кыюлык күрсәтергә кирәк, әле тырышлыгыгызны да кушсагыз, якын киләчәктә сезне зур файда көтә. Идеяләрне тормышка ашыруда хезмәттәшләрегез, дусларыгыз һәм якыннарыгыз ярдәме кирәк булачак.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бүген дөньяда сездән уңышлырак кешеләр табылмас. Сез теләсә нинди эшне башкарып чыга аласыз. Атна уртасында шәхси тормыштыгызда күңелле яңалыклар көтелә. Юк, дип әйтергә ашыкмагыз әле.