Болар кызыклы!
28 Июня , 14:38

Отпуск вакытында интернеттан чыгу өчен 10 сәбәп

Күзләр ял итсен өчен. Балачактан ишетеп үскән иң баналь сүзләр: электрон приборлардан күзләр арый. Һәм бу чыннан да шулай. Безнең заманда отпуск - алардан ял итүнең бердәнбер ысулы.

Отпуск вакытында интернеттан чыгу өчен 10 сәбәпОтпуск вакытында интернеттан чыгу өчен 10 сәбәп
Отпуск вакытында интернеттан чыгу өчен 10 сәбәп

Отпуск вакытында социаль челтәрләрдән һәм эш чатларыннан чыгып торыр өчен 10 сәбәп.

1.Күзләр ял итсен өчен. Балачактан ишетеп үскән иң баналь сүзләр: электрон приборлардан күзләр арый. Һәм бу чыннан да шулай. Безнең заманда отпуск - алардан ял итүнең бердәнбер ысулы.

2. Эш көннәрен ял көннәреннән, ә ял көннәрен бәйрәмнәрдән аерып карау өчен. Әгәр ялда эш көннәрендәге кебек үк хезмәткәр шалтыратулар кабул итүен һәм эш мәсьәләләрен хәл итүен дәвам итә икән, ул онлайн режимда кала. Бу аны ресурсларын тергезү мөмкинлегеннән мәхрүм итә, ди психологлар. Отпуск вакытында цифрлы дөньядан чыгып тору эмоциональ һәм профессиональ яну куркынычын киметә.

3. Монда һәм хәзер булуның нәрсә икәнен искә төшерү өчен.Интернетта чит кешенең фикерләрен укып,аның тормышын карап утырганда үзеңнекене онытыла.

4.Көтү халәтеннән котылу өчен. Интернет - ул даими көтү. Яраткан сайтыңда берәр яңалык чыкканмы? Язмаңа кем дә булса җавап биргәнме? Статусыңны күргәнме? Фотога “лайк” куйганмы? Көтү игътибарны смартфонга бәйли — һәм вакытны тоташ тикшерүләргә әверелдерә. 5.Негативтан котылыр өчен. Социаль челтәрләр үзендә бик күп тискәре мәгълүмат туплый. Кешеләр анда зарланыр, язу аша күңелләрендә җыелган проблемаларның бер өлешеннән котылыр өчен керә. Сезгә ял вакытында кемнеңдер проблемаларын хәл итәргә яки алар турында укырга кирәкме?

6. Чын тормыш агышын тояр өчен. Интернет - очсыз-кырыйсыз рәсемнәр, кыска роликлар, кыскарак булган саен җиңелрәк укыла торган мәкаләләр. Шуңа анда тормыш та кыскара, вакыт та тизрәк уза сыман. «Интернетка ике минутка гына кердем. Ике сәгать кая киткән?!” Мондый хәл һәркемгә таныштыр, мөгаен.

7. Яшәү ямен тояр өчен. Кәгазь китап электрон китапка караганда кызыклырак, чын концерт mp3-файлларга караганда күңеллерәк, кинотеатрдагы фильм «Вконтакте» видеосына караганда сыйфатлырак, һәм, иң мөһиме, тере кеше белән аралашу виртуаль язышудан йөз тапкыр яхшырак.

8. Күрергә һәм чын күңелдән сокланырга өйрәнер өчен. Матур пейзаж күргәч, кеше автоматик рәвештә «фотога төшерергә, фильтрлар кулланырга, челтәргә куярга» дигән программаны үти башлый. Соклануга игътибарны туплый белү сәләтен кире кайтарырга кирәк.

9.Хәрәкәтләнер өчен. Наушниклар кулланып йөгерергә яки велосипедта йөрергә мөмкиндер. Әмма баш мие электрон «девайс»тан алынган мәгълүматны кабул итү белән мәшгуль булганда, хәрәкәттән ләззәтләнеп буламы? Автоматик күнегүләр мускулларны тутыра ала, ләкин канәгатьлек хисе бирми.

10. Ни өчен яшәгәнеңне искә төшерү өчен. Тыштан мәгълүмат никадәр озаграк килмәсә, аны эчтән алу мөмкинлеге шулкадәр күбәя. Үзеңне тыңларга, үз ихтыяҗларыңны һәм үз мөмкинлекләреңне аңларга вакыт арта. Ниндидер нәтиҗәләр ясарга һәм алдагы максатларның нинди булуын аңларга мөмкинлек бирә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас