Болар кызыклы!
27 Июня , 00:00

Бүгенгә астрологлар фаразы: Ир-егетләр, хатыннарыгызны өй эшләреннән азат итегез

Бүгенгә астрологлар фаразы: Ир-егетләр, хатыннарыгызны өй эшләреннән азат итегезБүгенгә астрологлар фаразы: Ир-егетләр, хатыннарыгызны өй эшләреннән азат итегез
Бүгенгә астрологлар фаразы: Ир-егетләр, хатыннарыгызны өй эшләреннән азат итегез

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күпләр хис-кичерешләргә таянырга, теләгән нәрсәләренә ышанырга һәм эшләрнең реаль торышын күрмәскә тырыша. Еш кына вәзгыятьне ачыклау өчен, тынлыкта һәм ялгызлыкта калырга кирәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Артык шау-шулы элемтәләрне чикләгез, массакүләм чараларга йөрмәгез. Күп кенә үгезбозауларга бу хәтта авырлык белән бирелер. Ир-егетләр, хатыннарыгызны өй эшләреннән азат итегез. Аларга чын ял ясавыгыз өчен бик тә дөрес булыр.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сез тирә-юньдәгеләр белән никадәр азрак конфликтка керсәгез, көннәр шулкадәр уңышлырак үтәр. Тирә-юньдә барысын да тәнкыйтьләргә яратучы, тискәре кәефле кешеләр белән элемтәдән качыгыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Күп кенә эшләр, мөнәсәбәтләр, килешүләр җиңел һәм уңышлы биреләчәк. Күптән куелган максатларга ирешү мөмкинлеге булачак. Сезне күптән борчыган мәсьәләләрне тиз хәл итә алырсыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Шимбәнең беренче яртысы җитди эшләр өчен, ә икенче өлеше ял итү һәм гаилә белән вакыт уздыру өчен туры килә. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
“Бүген дөрес аяктан тормадым, көн начар үтә,” - дисәгез, шулай була да. Ә сез “Барысы да мин көткәннән дә уңышлырак булачак,”- диеп карагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
“Юк” дип әйтергә өйрәнегез. Акчага да игътибарлы булу мөһим: вак-төяк ала-ала акча букчасының буш калганын сизми калуыгыз бар.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сүз күп булганда, мәгънә югала. Артык сөйләшмичә, күбрәк тыңлап карагыз. Эштә дә, өйдә дә башта мәсьәләнең төбенә төшегез, аннары җавап бирегез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Барысын да идеаль итәргә тырышу, үзегезне арыту гына. Башкаларга түгел үзегезгә “болай да ярый” дип тә әйтергә өйрәнегез. Сәламәтлеккә игътибар итү кирәк: вакытында ашап, вакытында йоклау — гади кагыйдәләр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Якыннарыгыз белән турыдан-туры сөйләшергә курыкмагыз. Кеше аңламаса да, сез җиңеләерсез. Һәм онытмагыз: һәр нәрсәне күңелгә якын алырга кирәкми.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Хисләр белән генә яшәп булмый — акыл да кирәк. Бу атнада карарларны ашыкмыйча кабул итегез. Көн тәртибен дә булдырыгыз: иртән тору, вакытында ашау берничә елдан үз файдасын күрсәтер.

Балык (19 февраль – 20 март)
Яңа уйлар күп, ләкин аларны тормышка ашыру кирәк. Бер фикерне, эшне сайлап, шул юл белән китегез.

Фото: Ясалма интеллект.

Бүгенгә астрологлар фаразы: Ир-егетләр, хатыннарыгызны өй эшләреннән азат итегез
Бүгенгә астрологлар фаразы: Ир-егетләр, хатыннарыгызны өй эшләреннән азат итегез
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас