

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Уңышка ирешер өчен, бераз гына тәвәккәллек кирәк булыр. Бу алым киртәләрне җиңәргә ярдәм итәчәк.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен атнаның икенче яртысын сайлагыз. Тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табу, кемнедер ярдәм күрсәтүгә ышандыру җиңел биреләчәк.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игътибарлылык сезнең вакытыгызны һәм финансларыгызны саклап калачак. Эшләр һәм сынаулар күп булачак, хис-кичерешләрне контрольдә тоту, башкалар күрмәгәнне күрү мөһим.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Таныш булмаган кешегә ярдәм итәргә, мөһим иҗтимагый чарада катнашырга туры килүе ихтимал. Бәлки хезмәттәшләрегезнең хаталарын төзәтергә дә туры килер.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Бүгенге шимбә яшерен дошманнарны фаш итү, ниндидер катлаулы хәлләрне ачыклау өчен туры килә. Танышырга теләсәгез массакүләм чараларга йөрегез, үзегезгә игътибар җәлеп итәргә тартынмагыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Мөнәсәбәтләр башлау өчен бик яхшы чор башлана. Иске мавыгулардан, элемтәләрдән, максатлардан һәм планнардан баш тартырга мөмкинсез. Аларга алмашка яңалары киләчәк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Күптән шөгыльләнгән эшләрегезне “җилгә” җибәрмәгез. Финишка җиткәндә тизлек иң зур күрсәткеченә җитәргә тиеш. Артка атлау, ташлап калдыру турында уйламагыз да.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бүген, һичшиксез, аралаша белү сәләтегез тәмле-тәмле җимешләр бирер. Иске конфликтларны җайга сала алырсыз, ә дошманнарыгыз хәтта дусларга әверелә ала.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Хәзер үз сүзегездә нык тору һәм бирешмәү бик мөһим, чөнки бу тырышлык өчен кирәк. Уңышлы туры килүләр мөмкин. Аларны үз мәнфәгатьләрегездә куллану ысулын табыгыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Җиңел җиңүләргә ышанып тормагыз. Күп кенә вакыйгалар сезнең белән элек булганнарны искә төшертәчәк. Ул вакытта проблемаларны ничек хәл иткәннәрен исегезгә төшерегез, һәм хәзер башкача эш итегез.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Теләсә нинди вакыйгалар сездә көчле хис-кичерешләр тудырырга мөмкин. Хисләрен ачык чагылдырырга яратмаган Сукоярлар өчен дә тынычлыкны саклап калу кыен булыр.
Балык (19 февраль – 20 март)
Сез үз алдыгызга югары максатлар куймыйсыз. Күп нәрсәләргә ирешергә телисез һәм юлда туган кыенлыкларны сизмисез. Әгәр тиз хәрәкәт итсәгез, зур уңышларга ирешергә мөмкинсез.
Фото: Ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.