

– Йоннан басып уенчыклар эшләү белән ничек мавыгып киттегез? Гомумән, осталыкның югары ноктасына юл никадәр чәнечкеле булды, ничә тапкыр бармакларыгызга энә кадалды?
– Студент чакта интернет киңлекләрендә йоннан ясалган уенчыклар күрдем. Шул вакытта ул минем яраткан хоббиема әверелер дип уйламадым да. Бармакларыма энә белән ничә тапкыр кадаганмындыр, бик күп тапкырлар...
– Мавыгуыгыз Сезнең өчен көндәлек “рутина”га әйләнмәгән, ә һаман да шатлык китерә торган иҗат булып тора. Бу турыда тулырак сөйләгез әле.
– Беренче уенчыклар бик озак эшләнде, баштарак барысын да ташлыйсы килде һәм чәнчелгән бармаклар оптимизм өстәмәде. Ләкин бу шөгыльдә ниндидер тылсым бар... Бер уч йоннан төрле формадагы һәм тыгызлыктагы теләсә нинди фигура ясау мөмкинлеге. Ул эмоциональ киеренкелекне бетерә һәм ял итәргә мөмкинлек бирә.
– Сез хайваннарны бик яратасыздыр, чөнки күңелгә үтеп керә торган образлар тудырасыз. Йорт хайваныгыз бармы?
– Җәнлекләрне яратам, әмма өйдә 2 попугаебыз гына бар. Песи белән эткә әлегә җөрьәт итмим, чөнки балалар кечкенә.
– Иҗат җимешләрегез белән җиңел генә аерылышасызмы?
– Әйе, чөнки заказ бирүчеләрне яраткан йорт хайваннарының мини-күчермәләре белән тизрәк сөендерәсем килә.
– Эшләнмәләрегезне ясау процессы турында сөйләгез әле.
– Башта детальләр турында заказ бирүче белән фикер алышабыз: уенчыкның зурлыгы һ. б., материаллар сайлау, нигезне ясау, күзләр, борыннар, мыеклар, аяклар ясала торган детальләштерү этабы (иң яраткан этабым). Һәрвакыт диярлек эт һәм мәче скульптураларын фото буенча ясыйм, чөнки мондый скульптуралар хуҗалары өчен яраткан хайваннары турында истәлекне саклый, шуның өчен заказ бирәләр алар.
– Нинди йон белән эшләү ошый?
– Барыннан да бигрәк кардочёс һәм төрле җитештерүчеләрнең ярым нечкә йоны белән эшләргә яратам. Меринос, вискоза һәм альпакалардан качарга тырышам.
– Эш процессын төгәл планлаштырасызмы, әллә илһам килгәнен көтәсезме?
– Балаларым йоклаганда яисә урамда һава торышы начар булганда (көчле яңгыр яисә көчле салкын) иҗат итәм. Көненә 2 сәгать тирәсе бүләм. Илһам килгәнен көтәргә кирәкми, ул һәрвакыт минем белән.
– Сез уенчыкларыгызга исемнәр кушасызмы?
– Юк, аларның, кагыйдә буларак, инде исемнәре була (заказ фото буенча ясалганда). Ә үзем илһамланып иҗат иткәненә яңа хуҗабикәгә/хуҗага исем сайлау хокукын калдырам.
– Бу шөгыль кулларыгызга зыян китермиме?
– Юк, кул тиресен киптерми дә, ярсытмый да, кулларны гадәттәгечә тәрбияләү җитә.
– Ә сез үзегез киездән ясалган аксессуарлар тагып йөрисезме?
– Йон киемнәр кимим һәм аксессуарлар такмыйм. Әйткәндәй, мин йоннан уенчыклар гына түгел, төймәләр дә, балалар өчен чәч каптыргычлары да, хәтта бервакыт мари башлыгын да ясадым.
– Сезнең тагын нинди мавыгуларыгыз бар?
– Брошкалар чигәм, Тедди стилендә уенчыклар тегәм, кайвакыт тегү машинасында балалар өчен кием, декоратив мендәрләр тегәм.
– Гаиләгез һәм якыннарыгыз иҗатыгызга ничек карыйлар?
– Гаиләм һәм якыннарым миңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Без барыбыз да иҗатта, әнием машинкада тегә, апам – рәссам, сеңлем дә рәссамлыкка укый, кызларым йон басалар, чигәләр һәм тегәләр.
– Нинди иҗади хыялларыгыз һәм планнарыгыз бар?
– Йоннан басып уенчыклар ясау буенча мастер-класслар үткәрәсем килә, әмма әлегә, кызганычка каршы, моңа вакыт юк.
– Йоннан гаҗәеп нәрсәләр ясарга өйрәнергә теләүчеләргә сез нәрсә киңәш итәрсез?
– Үз эшеңдә профессионал булу өчен, мөгаен, күп еллар дәвамында көн саен яраткан шөгылеңә вакыт бүлергә һәм ташламаска кирәктер. Әгәр сез моны үзегезнеке дип хис итәсез икән, ташламагыз, ә көн саен тырышыгыз. Техника, күнекмәләр, осталык – болар барысы да вакыт узу белән киләчәк.
– Сез социаль челтәрдә “Валяшки-тепляшки” төркемен алып барасыз. Бу мәйданчык сезнең өчен нәрсә булып тора – иҗат җимешләрегезнең витринасымы, аралашу өчен урынмы яки башка берәр нәрсәме?
– Минем “Валяшки-тепляшки” төркеме – ул эш витринасы һәм аралашу өчен урын гына түгел. Ул минем “юл күрсәткече”, иҗат юлым. Эшләремнең фотосурәтләрен карап, алга китеш күргәндә, аларны тагын да яхшыртырга, детальләрне камилләштерергә тырышасым килә башлый.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Айсылу! Алдагы иҗат юлыгызда уңышлар теләп калабыз.
Гөлназ ШАҺИЕВА.
Фотолар Айсылу Халикованың шәхси архивыннан.