Бөекбритания ярлары янында диңгездә «Титаник»ны һәлак иткән сәер атмосфера күренешен күргәннәр. Бу хакта чит ил матбугатлары хәбәр итә.
Күптән түгел катер капитаны Майк Хэнкок Корнуоллның Төньяк яры буенда диңгезгә чыккан һәм офыкта гадәти булмаган нәрсә күргән. Башта ул объектны зур кораб дип уйлаган, ләкин хәрәкәтләнә барган саен аның рәвеше куркыныч итеп үзгәрә башлаган: ике зур блоктан биек манаралар калкып чыккан, аннары алар җәелеп, сузылып, дәү аюга әверелгән. Аннан соң мираж «пи» математик билгесенә әверелгән, ә аннары кинәт бөгелгән һәм калтыранган өч горизонтка әйләнгән. Шулай итеп, Хэнкок һәм аның командасы сирәк атмосфера күренеше — фата-моргананы күзәткән булып чыккан.
Король Артурның үги сеңелесе, һавадан йозаклар төзи белгән Фея Моргана хөрмәтенә аталган фата-моргана температураның кискен үзгәрүе вакытында барлыкка килә икән. Бозлы һаваның калын катламы аста була, ә аның өстендәге һава катлам күпкә җылырак була. Шуның аркасында офыкта фантастик формалар пәйда була башлый икән. Нәкъ шулай итеп өрәк-кораблар һәм булмаган утраулар турындагы риваятьләр барлыкка килгән.
Бу күренеш «Титаник " һәлакәтендә фаҗигале роль уйнаган дигән фараз бар. 1912 елның 15 апреленә каршы төндә лайнер барып бәрелгән айсберг фата-моргана булган дип фаразлана. Ул исә, үз чиратында, ялган горизонт булдырган, шуның аркасында батып баручы судно җибәргән сигнал ракеталары һавада сынып торган. «Калифорниэн» пароходыннан аларны фейерверк дип кабул иткәннәр, чөнки очкыннар чынлыкта булганнан күпкә түбәндә ялтыраган. Әгәр бу теория дөрес булса, нәкъ менә шуңа күрә "Титаник" ка якын йөзгән «Калифорниэн» командасы ярдәмгә килмәгән дип фаразлана.
Дөньябызда нинди генә гаҗәп һәм әкияти хәлләр юк!
Чыганак: "Лента. ру".