Соңгы өч елда илебездә маҗаралы туризмга кызыксыну ун процентка арткан. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясеннән хәбәр итәләр. Бүген сәяхәтчеләр чагу хисләр, табигать һәм хәрәкәтләр тели. Шул ук вакытта туристлар җитди физик киеренкелекләргә әзер түгел.
Соңгы елларда тау туризмы сизелерлек популярлаша бара. Төньяк Кавказ -- Русиядәге юнәлешләр арасында шиксез лидер. Төп ихтыяҗ джип-маршрутларга, салда йөзү экологик маршрутларына, вулканнарга сәфәрләргә туры килә.