Чибәр хатын-кызларга бай булган илләр исемлеге төзелгән. Мәгълүматлар World Population Review сайтында бастырылган.
Хисап нигезендә - 2025 елда бастырылган рейтинглар. Аларның кайсыберләре Халыкара гүзәллек бәйгеләрендә җиңгән төрле илләрдән килгән кызлар санына нигезләнә, икенчеләре дөньяның кайсы илләреннән чыккан кешеләрнең ешрак танылган булуларын бәяли, өченчеләре экспертлар фикерен кулланган.
Reddit форумында бирелгән тавышларны да исәпкә алган рейтингта Колумбия җиңгән. Шулай ук беренче бишлеккә Польша, Греция, Чехия һәм дүртенче урынны алган Россия кергән. Венесуэла, Албания һәм Испания хатын-кызлары гүзәллек буенча отылганнар.