Йолдызлар бүген безгә ниләр вәгъдә итә?

Астрологларыбыз ни сөйли?

Йолдызлар бүген безгә ниләр вәгъдә итә?Йолдызлар бүген безгә ниләр вәгъдә итә?
Йолдызлар бүген безгә ниләр вәгъдә итә?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сездә кыргый җәнлекләрне өйрәтүчеләргә хас сәләт ачылачак – теләсә кайсы кешене үз ихтыяр көчегез белән буйсындыра аласыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезнең белән сөйгәнегез арасында кайбер аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Моның озак вакытлы үпкәләшүгә китерүе ихтимал. Сезгә уртак дустыгызның ярдәме артык булмас.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Теләгәнегезне генә күрерсез һәм ишетерсез. Бу, әлбәттә, шәп, әмма реаль дөньяга әйләнеп кайтуыгыз яхшырак булыр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үзегезне йокыдан уянган кеше итеп хис итәрсез. Бәлки, бу халәт сезнең, ниһаять, йокыгыз туйганчы йоклавыгыз белән аңлатыладыр, ә бәлки, илһам килү билгеседер.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Барлык юнәлешләрдә берьюлы барырга омтыласыз. Моның бик үк яхшы килеп чыкмавына чын күңелдән гаҗәпләнәсез. Иң беренче кирәклесен эшләгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Әгәр дә кемдер сезнең үз боерыкларын үтәвегезне көтә икән, ул бик нык ялгыша. Кемгәдер буйсынганчы, бөтен дөньяны үз кубызызга биетәчәксез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Тормышыгыздагы җиңелчә “тәртипсезлеккә” бөтенләй хаоска әйләнергә ирек бирмәгез. Тынычлык саклагыз һәм вәзгыятькә үзегез белән идарә итәргә юл куймаска тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезгә үз ялгышыгызны тану авыр булачак, шуңа күрә, аны эшләмәскә тырышыгыз, әгәр инде өлгергәнсез икән, тиз арада тәүбәгә килегез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезнең җан-фәрманга тырышуыгыз теләсә кемне тәэсирләндерәчәк, ләкин моңа шул кадәр энергия сарыф итәргә кирәк микән?! Тынычланыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Артыгызда пышын-пышын килүче гайбәтчеләрнең сүзенә игътибар итмичә дөрес эшлисез. Бөтен кешенең авызын яба алмассыз, бу мөмкин дә түгел.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең фикерегезгә мыек астыннан елмаеп кына карарлар. Шуңа күрә, дәшми торуыгыз яхшырак. Мыштым гына үзегезне кайгыртыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Язмыш сезнең катнашыгыздагы теләсә кайсы башлангычка хәерхаклы булыр. Аңлы гражданин буларак, сез максималь зур күләмдәге чараларда катнашырга тиеш.

Фото: fi.pinterest.com.

Йолдызлар бүген безгә ниләр вәгъдә итә?
Йолдызлар бүген безгә ниләр вәгъдә итә?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас