Food Chemistry журналында бастырылган фәнни мәкаләдә галимнәр чәй эчемлекләренең барлык төрләрендә микропластик һәм нанопластик бар дигән нәтиҗә ясаган, ләкин чәй пакетлары аларны барыннан күбрәк бүлеп чыгара. Галимнәр мондый микроскопик кисәкчәләр чәй эчкәннән соң организмда калырга мөмкин дип кисәтә. Аларның озак вакытлы тәэсире әле өйрәнелү дәрәҗәсендә булса да, аны яман шешкә бәйле ихтимал булган нәтиҗәләр белән бәйлиләр, чөнки вак кисәкчәләр организм тукымаларына утырып кала. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көндәлек чәй пакеты яман шешнең төп яшерен чыганагы булырга мөмкин.
Иран һәм Британия галимнәре үткәргән 19 тикшеренү анализы бер коры чәй пакетында якынча 1,3 миллиард пластик кисәкчек булуы ихтималлыгын күрсәткән. Аларның саны кайнатылганнан соң якынча 14,7 миллиардка кадәр арта, чөнки кайнар су аларны тагын да вак кисәкләргә бүлә.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, чәй пакетларын куллану алдыннан чайкатып алу бүленеп чыгучы кисәкчекләрнең санын киметергә мөмкин.
Микропластик - ул гади микроскоптан күренгән кечкенә генә пластик кисәкчәләр ул. Бу вак таплар яки җепселләр, якынча кеше чәче киңлегендә яки кечерәк. Ә нанопластик мең тапкыр кечерәк, ягъни аның кисәкчәләре шулкадәр кечкенә ки, аларны гади микроскоп аша күрү мөмкин түгел.