Күктән сәер җан ияләре төшкәнме?

Берничә шаһит бу объектлардан төшкән экипаж әгъзаларын күрүләре турында әйткән.

Күктән сәер җан ияләре төшкәнме?Күктән сәер җан ияләре төшкәнме?
Күктән сәер җан ияләре төшкәнме?
ФБР (Федераль тикшеренүләр агентлыгы, АКШ) кешелек дөньясына НЛО хакындагы серләрен ачкан. Аның белдерүенә караганда, НЛО турындагы файлларда безнең өчен ят булган үсештәге сәер җан ияләренең табылган — аларның буй озынлыгы 122 сантиметр тирәсе. Мондый мәгълүматларны Daily Mail (DM), бастырылган материалларга сылтама ясап китерелә.
Документлар 1960 нчы елларда билгесез очучы объектларны күзәтүгә багышланган. 1996 елның октябрендәге хисапларның берсендә һавада тавышсыз гына эленеп торырга, күз ачып йомганчы тизлекне үстерергә һәм электромагнит приборлар эшендә өзеклекләр китереп чыгарырга сәләтле НЛО турында шаһитларның күрсәтмәләре теркәлгән.
Берничә шаһит бу объектлардан төшкән экипаж әгъзаларын күрүләре турында әйткән. <Буе өч ярымнан (107 сантиметр) дүрт фунтка  (122 сантиметр) кадәр булган, скафандр һәм шлемнарны хәтерләткән киемнәр кигән 
җан ияләре», — диелгән мәкаләдә.
Шулай ук файлларда билгесез металлдан эшләнгән «очучы тәлинкәләр»нең фаразланган кисәкләре искә алынган.
 
Фото:thefad.pl

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас