Бүгенгә йолдызлар ниләр фаразлый?

Безнең йолдызнамә танылган астрологлар тарафыннан төзелгән. Шуңа күрә дә ул, һичшиксез, дөрес!

Бүгенгә йолдызлар ниләр фаразлый?Бүгенгә йолдызлар ниләр фаразлый?
Бүгенгә йолдызлар ниләр фаразлый?

Кучкар (21.03 – 20.04) Моңа кадәр күп көч куйсагыз да, нәтиҗәсе ташка үлчим кебек кенә тоела идеме? Тынычланыгыз: сезнең өчен хәзер чын мәгънәсендә зур мөмкинлекләр ачылырга тора. Бүген моңарчы үзегезне куркытып торган эшләргә кыю төстә тотыныгыз – менә дигән нәтиҗәләргә ирешәчәксез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Серлерәк булыр көнегез. Килеп туган хәлләрне аңлау өчен эчке сиземләвегезгә бик нык таянырга туры килер. Ә инде эштә бер мәсьәләне хәл иткәндә яшерен сыйфатларыгызның шалт итеп кенә калкып чыгуы хәтта борыннарын бик хәтәр чөеп йөрүчеләрне дә берара сүзсез калдырыр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Акчаны саклап тотыгыз, юкса бик кирәк чагында янчыгыгыз буш булып чыгарга мөмкин. Күңелегезне тынгысызлап торган бер мәсьәләгә ачыклык кертелер. Сез хәзер кысылган пружина кебек. Бераз иркенәегез – тормыш тәмен шундук яңача сизә башлаячаксыз!

Кысла (22.06 – 22.07) Җилдән килгән җилгә китәр. Менә шулай... Әмма моңа бетеренәсе түгел: тиздән сөенеп туймаслык керем чыганаклары барлыкка киләчәк. Бернигә карамастан!..

Арыслан (23.07 – 23.08) Һәр нәрсәнең төбенә төшенүчән, аек акыллы, сизгер һәм зирәк булуыгыз эштә искитмәле уңышка ирешү мөмкинлеге бирер. Бу абруегызны гына түгел, акчагызны да арттырыр. Яңа танышыгыздан ишетелгән бер яңалык күңелегезне җилкетеп куяр.

Кыз (24.08 – 22.09) Бүген тулы көчегезгә эшләп, үзегездән дә, эш нәтиҗәсеннән дә бик-бик канәгать калырсыз. Көн азагында тормышыгызны тагы да ямьләндереп җибәрердәй хәлләр көтегез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Карьера баскычыннан өскәрәк менеп китәм генә дигәндә, бер каршылыкка очрарсыз. Аны юкка чыгару өчен бераз уйланырга кирәк булыр. Ерактан килгән бер яхшы хәбәр сөендерер.

Чаян (24.10 – 22.11) Шундый чор җитте – мөһим эшләрегезне инде башка кичектерергә ярамастыр. Курыкмагыз: аларны бик шәп итеп башкарып кую мөмкинлеге үзеннән-үзе диярлек килеп чыгар. Тик көн ахырында сәламәтлек кенә үзен бераз сиздереп алмагае.

Укчы (23.11 – 21.12) Ашыгуны таләп итмәгән, бик тыныч көн. Тик шунысы бар: барлык эшләрегез җиңел бирелсә дә, иксез-чиксез кебек тоелыр. Балаларыгыз матур яңалыклары белән куандырыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бүген беравык туктап калып, бүгенге тормышыгыз, киләчәгегез турында уйланып алу зыянга булмас. Юкса бертуктаусыз эшләп, уйсыз-хиссез «робот»ка әйләнеп барасыз кебек... Төшке аштан соң күңелегез теләгән хәбәр ишетерсез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Акыл сәләтегез гадәттәгедән яхшырак сезнең хәзер! Хәтта инде күптәннән онытылган әйберләрне дә искә төшерәчәксез. Башыгызда яшен тизлегендә бик шәп планнар барлыкка киләчәк. Аларны шундук тормышка ашырудан курыкмагыз – тәвәккәллек үзен тулысынча аклаячак!

Балык (20.02 – 20.03) Күңелегезне юмартлык, мәрхәмәтлелек хисе биләп алыр. Бу кемгәдер ярдәм кулы сузу, игелек эшләү теләге уятыр. Кич белән күчемсез милеккә бәйле бер проблемагызга ачыклык кертелер.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Рөстәм Ягафаров, "Стәрлебаш чишмәләре".

Бүгенгә йолдызлар ниләр фаразлый?
Бүгенгә йолдызлар ниләр фаразлый?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас