

Үзегезне хәзер бәхетле итеп тоймасагыз да, йөзегездә җылы елмаю кыяфәте сакларга тырышыгыз. Галимнәр раслаганча, хәтта «ясалма» елмаю да баш миендә ендорфин һәм окситоцин эшләп чыгаруны көчәйтә. Бу гормоннар авыр уйларны куа, стрессны киметә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең дә сезгә уңай карашын арттыра. Көн саен елмаеп йөрү гадәте баш миен бәхет халәтенә табигый рәвештә «көйли».
Көненә берничә тапкыр якыннарыгызны, балаларыгызны яки дусларыгызны кочаклагыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, җылы кочаклашу кортизол (стресс гормоны) дәрәҗәсен төшерә, иммунитетны ныгыта һәм йөрәк-кан тамырлары системасын сәламәтләндерә. Сәбәпсез дә кочаклау – гаиләдә һәм дуслыкта бәхетне арттыруның иң җиңел һәм иң нәтиҗәле юлы.
Тирә-яктагы мохит безнең фикерләвебезгә һәм эмоциональ халәтебезгә турыдан-туры тәэсир итә. Очрашуларда, эштә яки социаль челтәрләрдә максатчан, ярдәмчел һәм позитив кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Аларның энергиясе сезгә дә күчә, авыр вакытларда көч бирә һәм үз-үзегезгә ышанычны арттыра.
Бүләк бирү, вакытыгызны бүлешү яки гади генә ярдәм кулы сузу – иң беренче чиратта сезгә файда китерә. Психологиядә моны «алтруизм эффекты» дип атыйлар: башкаларга яхшылык эшләгәндә, ми бәхет гормоннарын бүлеп чыгара. Шуңа күрә кайгырту, игелек һәм рәхмәтлелек – бәхетле тормышның нигезе.
Кәеф төшкәндә караңгы киемнәргә яшеренергә ашыкмагыз. Төс пәсихологиясе раслаганча, сары һәм яшел төсләр күзне ял иттерә, кәефне күтәрә һәм энергия бирә. Якты төсле аксессуарлар, өй эчендәге үсемлекләр яки көндезге яктылык да көн дәвамында позитив кәеф сакларга ярдәм итә.
Ешрак табигатькә чыгыгыз, кошларны яки хайваннарны күзәтегез, яңа һөнәр өйрәнегез яки иҗат белән шөгыльләнегез. Галимнәр раслаганча, табигать белән элемтә һәм иҗади процесс стрессны киметә, концентрацияне яхшырта һәм гомер озынлыгын арттыра. Үзегездә кызыксыну уяту – бәхетле булуның иң ышанычлы юлы.
Бәхетле булу серләре катлаулы фәлсәфә түгел, ә көндәлек кечкенә адымнар. Бу киңәшләрне тормышка кертеп, сез үзегезнең эмоциональ сәламәтлегегезне ныгыта, стресска каршы тору сәләтегезне арттыра һәм тирә-яктагыларга да яктылык бүләк итә аласыз.
Автор фотосы.