Болар кызыклы!
30 апрель , 05:22

7 яшьлек чемпион

Кем ул? Нәрсә буенча чемпион?

7 яшьлек чемпион7 яшьлек чемпион
7 яшьлек чемпион

Кем ул? Нәрсә буенча чемпион?

 

Казан мәктәбе укучысы Михаил Шишков акыл көрәшендә җиңеп, шахмат дөньясын шаккатырды. 7 яшьлек малай үз тиңнәре арасында шахмат буенча дөнья чемпионатында бу зур җиңүгә иреште.

Күзәтеп барган булсагыз, дуслар, ярышлар Сербиянең Врнячка-Баня шәһәрендә барды. Анда төрле илләрдән иң көчле дип саналган яшь шахматчылар җыелган иде.

Михаил үзе әйтүенчә, бу җиңүгә ирешеренә ул берничек тә ышанмаган. Чөнки беренче ике партиядә җиңелгән, әмма калган 9 партиядә җиңгән!

Егет алтын медаль белән генә чикләнмәгән әле. Ул рапид уенында — көмеш, ә блиц-шахмат композицияләрен чишүдә бронза медальгә ия булган. Моннан тыш, ул Архип Морозов белән бер командада чыгыш ясап, команда турнирында да җиңүче булган. Шулай итеп, яшь чемпион үзе катнашкан барлык дисциплиналарда да призлы урыннар алган!

Михаилга нибары 7 яшь кенә булса да, ул инде өч дистәдән артык бүләк иясе. Бу аның илаһи зур тырышлык, сабырлык һәм, әлбәттә инде, шахматка мәхәббәт җимеше.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь чемпионны котлап: бу җиңү – сәләт, хезмәт һәм көчле тренерларның тырышлык нәтиҗәсе, диде.

Шахмат – ул гади уен гына түгел, ә акыл көрәше. Михаил кебек яшь һәм сабыр чемпионнар шуны күрсәтә: зур уңышларга ирешү өчен яшь мөһим түгел, иң мөһиме тырышлык, теләк булсын.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас