Болар кызыклы!
17 Апреля , 23:00

Бүгенге көнгә астрологлар фаразы: Ышанычыгыз бүген акланмас

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итәчәк икән бүген?  

Бүгенге көнгә астрологлар фаразы: Ышанычыгыз бүген акланмасБүгенге көнгә астрологлар фаразы: Ышанычыгыз бүген акланмас
Бүгенге көнгә астрологлар фаразы: Ышанычыгыз бүген акланмас

Кучкар

Көн иҗади активлык өчен уңайлы. Тормыш потенциалыда югары дәрәҗәдә. Шәхси тормышта үзгәрүләр көтелә.

Үгезбозау

Күп кенә бизнесменнарга партнерларның катгый позициясе белән очрашырга туры киләчәк, бу алдагы килешүләрне яңадан карарга мәҗбүр итәчәк. Эшчәнлек нәтиҗәсен күпмедер вакыттан соң гына алырга мөмкин булачак. 

Игезәкләр

Күп кенә игезәкләргә зур эш башкарырга туры киләчәк, ләкин канәгатьләнү һәм шатлык китермәячәк әлеге эшләгән эшләрегез. Кич белән аңлашылмаучанлык барлыкка килергә мөмкин.

Кысла

Эштә дә өйдә дә тотрыксызлык булырга мөмкин. Йолдызлар аек бәяләргә һәм буш проектлар артыннан кумаска киңәш итә. Шулай ук йолдызлар әйләнә-тирәдәгеләр белән низаглашмаска, дусларына һәм хезмәттәшләренә үз фикерләрен көчләп тагмаска киңәш итә.

Арыслан

Көн үз-үзеңне күрсәтү һәм абруен ныгыту өчен уңайлы. Иҗади омтылышларны тормышка ашырырга тырышыгыз. Хезмәт хакының яңа чыганаклары ачылыр. Эшнең уңышлы барышына ситуациягә стандарт булмаган якын килү ярдәм итәчәк. Интуция тавышына колак салыгыз, әмма аек хисапны да онытмагыз.

Кыз

Борчылырга һәм ыгы-зыгыны күрсәтергә ярамый. Үз авыр проблемаларыгзны башкаларга якмагыз, үзегез хәл итәргә тырышыгыз.

Үлчәү

Көннең беренче яртысында , уңышсызлыклар килеп туарга мөмкин. Көннең икенче яртысы рухи тигезлек һәм тынычлык китерер. Борынгы дуслар белән очрашу, якын кешеләрегез белән җылы һәм рухи мөнәсәбәтләр булу ихтималы зур.

Чаян

Мөгаен, вак көнкүреш һәм хезмәт мәшәкатьләре ыгы-зыгыга китерер. Финанс югалтулары да килеп туарга мөмкин. Йолдызлар бүгенге көндә каршылыкларга игътибар итмәскә һәм һөнәри, шәхси тормыш өлкәләрендә билгеләнгән эшчәнлекне эзлекле рәвештә үткәрергә тәкъдим итә.

Укчы

Хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек яки йогынтылы затның яклавы финанс очышы өчен старт мәйданчыгы булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Кичне балаларның һәм үзегезнең сәламәтлегегезне ныгытуга багышлагыз. 

Кәҗәмөгез

Ышанычыгыз бүген акланмас. Артык борчылмагыз, проблемаларны тиз арада хәл итәчәксез.

Фото: horo.mail.ru.

Бүгенге көнгә астрологлар фаразы: Ышанычыгыз бүген акланмас
Бүгенге көнгә астрологлар фаразы: Ышанычыгыз бүген акланмас
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас