Герти - бүген Җир йөзендә яшәүче иң карт тавык. Бу титул аңа 15 яшь һәм 100 көндә бирелгән. Герти - «Голден Сибрайт» кәрлә тавык токымы вәкиле.
Кызганычка каршы, Гертиның сәламәтлеге белән табигый проблемалар башланган, ул йомырка салудан да туктаган. 2024 елның җәенә таба Фрэнк йорт кошының үзен сәер тотуын сизә башлый: ул төннәрен кунакчага утырмый һәм пандус буенча киртәгә керә алмый. Хуҗасы яраткан тавыгының сукырая башлавын аңлап ала. Картаюы сәбәпле Герти зәгыйфьләнә, яшь тавыклар аны чукый башлый. Хуҗасына аны башка тавыклардан аерырга туры килә. "Тавыгымның канлы башын юдым, антисептик белән эшкәрттем һәм этебезнең зур тимерчыбык вольерын Герти өчен яңа йортка әйләндердем», — дип белдерә Гертиның хуҗасы Фрэнк. Хәзер Герти көннәр буе зиннәтле тавык кетәгендә чүпләнеп йөри яки йокымсырап утыра икән.
Герти сукырайгач, хуҗасына аны һәр кич кунакчага утыртырга туры килгән. Акыллы тавык күптән түгел үзе кунакчаны табып, менеп утырырга өйрәнгән. "Бу хәлне беренче тапкыр күргәч бик гаҗәпләндем, ләкин аның төшенүен аңлап шатландым, хәзер ул һәр көнне менеп утыра һәм үзе тора", — дип уртаклаша шатлыгы белән изге күңелле Фрэнк.
"Вокруг света" сайтыннан.