

Әйткән сүзне юкка гына аткан укка тиңләмиләр. Димәк, кемгәдер тия, яралый, җәрәхәтли ул. Күңелне генә түгел, тәнне, әгъзаларны да! Чынында, ничек сөйлибез, шулай яшибез.
Немец психотерапевты Носсрат Пезешкиан тән авыруларын китереп чыгара торган сүзләр булуын ачкан. Шуларны зарарсызландыру ысулларын эзли башлаган. Вакытлар үтү белән галим, тормышны җимергеч сәләткә ия булган сүзләрне һәркем диярлек көн саен әйтүен ачыклаган. Югыйсә чир-сырхауларны программалаштыра торган сүзләр алай ук күп тә түгел, әмма без алардан саклануга әһәмият итмибез икән.
Шуңа күрә алар тәнгә үтеп керә, савыгырга ирек бирми. Галим андый сүзләргә органик–тереклек сөйләме дигән атама бирә.
Җимергеч сүзләрнең кайберләре:
сабыр канатларым сынды, сабыр итәлмәм инде; башым каткан; эчтән мине нидер кимерә; өзгәләнәм, эч поша.
Башымны ашыйлар инде ; үзәк-бәгыремә үтте (кемдер, нидер).
Бугазга пычак салалар; аркага пычак кададылар; күрәсем дә, ишетәсем дә килми берсен дә.
Җанымны алалар; канны кайнаттылар; колак итемне ашыйлар;
Туйдырдылар; гарык булдым, бер кабарлыгым калмады; дер калтырап торам...
Җилкәгә менеп атландылар, күңелне кайтардылар; буалар; үтерәләр болар мине.
Кычытмаган җирне кашый; бугазга басалар; тын алырга ирек бирмиләр.
Кайсы сүзләр һәм гыйбарәләр чиргә этәрә соң?
Менә кайберләре:
Косасы килә; бугаздан гарык; күңел кайтты – нерв авыруларына ишарә.
Өстә йөк булып тора; җилкәгә менеп атландылар – остеохондрозга;
Нидер буа, тормышны агулый; үз-үземә хуҗа түгел; үләселәр килә – онкологиягә.
Үз-үзеңне ашау, мыскыллы сүзләр әйтү, кемнедер күралмау – ашказаны җәрәхәтен китереп чыгара.
Бөергә таш утыргандай, көч юк, үләрлек булып арыдым – урология авыруларына.
Йөрәк ярыла; йөрәккә кадалды; йөрәккә якын алу – инфарктка.
Кычытмаган җирне кашый; тиресе калын – тире авырулары, аллергиягә.
Баш ярыла; мием череде; баш чатный – мигрень, һава торышына бәйлелек.
Канымны эчәләр; канны сыгалар; кан тамырларына, үзәгемә үтте – кан авыруларына, аллергиягә.
Йөри-йөри аяксыз калдым; аксап-туксап бара.