Русларның зур бәйрәме - Пасха якынлашты. Димәк, йомыркаларны буяр вакыт җитте. Нигездә алар йомырканы матур төскә кертер өчен суган кабыгы кайнаган суда пешерәләр. Шуңа да хәзер суган кабыгына ихтыяҗ зурайган.
Пасха йомыркаларын буяу өчен куллансыннар өчен, кибетләрдә русиялеләргә суган кабыгын бушлай таратырга кирәк, дип тәкъдим иткән Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков. Ул шулай ук бу максат өчен яшелчә кабыгын йолыккан өчен җәза бирү дөрес түгел дип саный.
Моңа кадәр Пасхада йомырка буяу өчен кибетләрдә суган кабыгын йолыккалаган кешеләргә штраф яный дип хәбәр ителгән иде. Мондый гамәлләр сәүдә ноктасына милек зыяны салу маддәсе буенча квалификацияләнергә мөмкин, дип аңлаталар.
Аксаков мондый чараларны репрессив дип саный.