Болар кызыклы!
4 Апреля , 20:35

Бер аякта гына басып тора аласызмы?

Шул рәвешле организмның никадәр картайганын белеп була.

Бер аякта гына басып тора аласызмы?Бер аякта гына басып тора аласызмы?
Бер аякта гына басып тора аласызмы?

Бу тестны Бөекбританиянең Милли сәламәтлек саклау хезмәте белгечләре тәкъдим иткән.

Таянмыйча, сөялмичә бер аякта туры басып торырга кирәк. Кулларны күкрәккә куярга, күзләрне йомарга.

«Аягыгыз идәннән аерылгач та секундлар санала башлый. Аяк кире идәнгә тию белән санау туктала", - дигәннәр белгечләр.

Алар әйтүенчә, 18-29 яшьлекләр өчен 1 минут басып тора алу норма булып санала.

Яшь барган саен бу күрсәткеч кими.

30 -39 яшькә кадәрге кешеләр өчен ул 20-25 секунд тәшкил итә,

40 яшьтән алып 49 яшькәчә — 15-20 секунд,

50-59 яшькәчә — 10-15 секунд,

60 яшьтән алып 69 яшькәчә — 7-10 секунд, ә 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен — 5-6 секунд тору яхшы күрсәткеч булып санала. 

Ә сез күпме вакыт бер аякта тора аласыз?

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас