Онколог Владимир Ивашков организмда аксым кытлыгы булганда рационга игътибар итәргә киңәш итә.
Аксым җитмәсә, табиб киңәш итүенчә, рационга йомырка, тавык ите, биш процентлы эремчек, сыер ите, ясмык (чечевица), сөләймән (лосось) һәм тунец балыкларын кертергә кирәк. Рационны үзгәртү ярдәм итмәгән очракта аның сәбәбен тирәнрәк эзләргә кирәк, дип ассызыклый белгеч.
Табиб сүзләренчә, аксым организмга җитәрлек күләмдә керсә дә, начар үзләштерелүе аркасында проблема туарга мөмкин. Мәсәлән, гастрит һәм ашказаны кислоталылыгы түбән булганда организм аксымны начар үзләштерә икән. Аксымның үзләштерелүчәнлеген арттыру өчен, табиб аны өч-дүрт тапкыр ашауга бүләргә, итне чәй һәм кофе белән бергә эчмәскә, ашыкмыйча ашарга һәм С витаминын эчәргә киңәш ителә.
Фото:istockphoto.