Orion космик корабы АКШның аэронавтика һәм космик киңлекне тикшерү милли идарәсенең (НАСА) 4 астронавты белән (аның берсе - хатын-кыз) Флорида штатыннан Айга очкан.
Кораб очышының алтынчы тәүлегендә космик аппарат булдыра алганча Айга якынаячак һәм Ай өслегенә төшмичә, кире Җиргә әйләнеп кайтачак. Миссия 10 көнгә хисапланган.
НАСА белдерүенчә, Айга очырылган космик корабта бәдрәф мәсьәләсе килеп туган. "Калдыклар белән идарә итү системасын кабызу проблемасы туды. Җитешсезлекне төзәтү өчен вакыт кирәк", -дигән белдерү ясаган НАСА җитәкчесе Джаред Айзекман. Моннан тыш, элемтә белән дә проблема туган - астронавтлар Җирдәге сөйләшүләрне яхшы ишетә, ләкин үзләре җавап бирә алмыйлар.
Космик кораб гыйльми тикшеренүләр үткәрү һәм Ай орбитасы шартларында яңа технологияләрне сынау өчен очырылган. Компания 2028 елда астронавтларны Айга төшерергә планлаштырган.