Болар кызыклы!
27 Марта , 06:01

Метеорит табып шатланган

Аның өчен гаять зур табыш алырга мөмкин.

Метеорит табып шатланганМетеорит табып шатланган
Метеорит табып шатланган
Метеорит эзләүчеләр Американың Огайо штатына кыйммәтле метеорит кыйпылчыкларын ауларга килгәннәр, алар миллионнарча сум тора. 17 мартта җиде тонналы метеороид атмосферага сәгатенә 72 мең километр тизлек белән кергән һәм Кливлендтан көньякка таба ярты сәгатьлек юлда урнашкан Валли-Сити шәһәре өстендә таркалып, җиргә сибелгән. Күктән очып үткән ут шарын берничә штатта күзәткәннәр.
Коллекционер һәм метеоритлар белән сәүдә итүче Роберто Варгас шул ук көнне Огайога китә. Ул 18 мартта иртә таңнан метеоритлар эзли башлый һәм кояш баеганчы беренче кисәген тапкан. Икенче көнне тагын бер кыйпылчык тапкан.
Варгас һәм башка метеорит эзләүчеләр объектның ким дигәндә тугыз килограмм авырлыктагы зуррак өлешләрен дә табу мөмкинлеге бар дип ышаналар. Сирәк очраучы метеоритларның бәясе граммы өчен 10 мең долларга (810 мең сум)  кадәр җитә икән. Шуңа мондый зурлыктагы кыйпылчыклар өчен гаять зур табыш алырга мөмкин.
Ләкин метеорит табу бәхетенә ирешкән һәркем үз табышы белән зур акчаларга да аерылырга әзер түгел. Мәсәлән, Гейб Лейди исемле кешегә  метеоритка охшаган әйбере өчен йөзләрчә һәм хәтта меңнәрчә доллар тәкъдим иткәннәр. Әмма Лейди барлык тәкъдимнәрне кире каккан.
Хәлле коллекционерлар метеоритлар белән 50 ел элек кызыксына башлаган. Кыйпылчыкның бәясе аның авырлыгына, зурлыгына һәм формасына бәйле. Мисал өчен, Чиләбе метеоритының бер кисәге 426,6 мең долларга сатылган (хәзерге курс буенча 34,5 миллион сум), ә 2018 елда аның икенче кисәге чүкечтән 612,5 мең долларга киткән (хәзерге курс буенча 49,6 миллион сум).
 
Фото: riamo.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас