Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
20 март , 15:49

Алма файдалыракмы, әллә кивимы?

Бу җимешнең гликемик индексы түбән.

Алма файдалыракмы, әллә кивимы?
Алма файдалыракмы, әллә кивимы?
Кардиолог Аурелио Рохас белдергәнчә, иң файдалы җимеш-киви. Ул туклыклылыгы буенча алма, карабодай, авокадо һәм бананнан узып китә. 
Белгеч сүзләренә караганда, кивины ашказаны-эчәк тракты белән проблемалары булган кешеләргә кулланырга кирәк, чөнки ул сәламәт ашкайнатуга ярдәм итә торган клетчаткаларга бай. Бу җимешнең гликемик индексы түбән. Димәк, ул кандагы шикәр дәрәҗәсен көйләргә ярдәм итә һәм инсулин сикерешләрен булдырмый, ди доктор.
Моннан тыш, киви C һәм Е витаминнарына бай. «Алар кан тамырларында холестерин төерләре  барлыкка килүне булдырмый торган көчле антиоксидантлар һәм ялкынсынуга каршы чаралар булып тора», — дип аңлата Рохас. Иммун системасының ныгуын һәм организмда май күләменең кимүен  җимешнең тагын да файдалы үзлекләре арасында атала.
 
Фото: Pinterest
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас