Болар кызыклы!
14 Марта , 03:00

Олы яшьтә дүрт начар гадәт

Иң беренче урында торучы начар гадәт – сез суны аз эчәсез, чөнки картая барган саен, кешеләр сусауны сирәгрәк тоя башлый.  

Олы яшьтә дүрт начар гадәтОлы яшьтә дүрт начар гадәт
Олы яшьтә дүрт начар гадәт

Икенчесе – рационда аксымга дефицит тудыру. Йомырка, ит, чикләвек, сөт ризыклары һәр көн булырга тиеш. 

Өченчесе - Кичке ашны соңга калдыру– зарарсыз ризыклар белән туклансагыз да, сәламәтлеккә зыян китерергә сәләтле. Йокларга яту алдыннан кабул ителгән ризык диабет, йөрәк, ашказаны авырулары һәм башка чирләр китереп чыгарырга мөмкин. 

Һәм, сәламәтлекне бетерүче дүртенче гадәт – ашамлыкларда клетчатка җитмәве. Ашказаны ризыкны тиз эшкәртсен өчен клетчатка таләп ителә. Җитәрлек күләмдә клетчатка алу өчен рационга солы боткасы, яшелчә-җимеш һәм җиңел үзләштерә торган салатлар кертегез.

Чыганак: "Яшел Үзән".

Фото: Ясалма интеллект.

Олы яшьтә дүрт начар гадәт
Олы яшьтә дүрт начар гадәт
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас