ХХ гасыр уртасында Бөек Британиянең Лидс шәһәренең транспорт компаниясендә кассир булып эшләүче бер ир автобус һәм трамвай водительләреннән ялган һәм чит ил тәңкәләрен җыйган. Пасажирлар ул акчаларны юл хакы түләү өчен аппаратларга салганнар. Ир гадәти булмаган тәңкәләрне оныгы Питерга биргән. Питер тәңкәләр коллекциясен бүгенге көнгә кадәр саклаган.
Ниһаять, ул беркөнне аларның кайдан килеп чыгуын ачыкларга булган. Тәңкәләрнең берсе безнең эрага кадәр 1 гасырда Кадис шәһәрендә (бүгенге Испания) басылган булуы ачыкланган. Акчада борынгылар изге дип санаган Мелькарт сурәтләнгән. 77 яшьлек Питер зур кыйммәткә ия булган бик борынгы тәңкәне зур горурлык белән шәһәр музеена тапшырган.