Пробиотик бактерияләр белән ферментланган сөт продуктлары сөякләрнең торышына уңай йогынты ясый ала. Таиландтагы Бурапха университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар мондый продуктларның сөяк алмашы күрсәткечләренә һәм сөякләрнең минераль тыгызлыгына йогынтысын өйрәнгәннәр. Эш нәтиҗәләре Frontiers in Nutrition да бастырылган.
Сынау тикшеренүендә 20-40 яшьлек 40 хатын-кыз катнашкан. 12 атна дәвамында бер төркем көн саен Lactobacillus bulgaricus һәм Streptococcus thermophilus бактерияләре булган йогурт, ә икенчесе гади сөт кулланган. Ике продукт та бер үк күләмдә кальций тәэмин иткән — көненә 400 миллиграмм тирәсе.
Тәҗрибә ахырына ферментланган сөт продуктын кулланган катнашучыларның кандагы кальций дәрәҗәсе югарырак булып чыгуы ачыкланган. Моннан тыш, аларда сөяк алмашының кайбер күрсәткечләре кимү һәм сөякләрнең минераль тыгызлыгы арту скелетның аерым участокларында — кулда, аякта һәм оча өлкәсендә күзәтелгән.
Галимнәр әйтүенчә, пробиотик бактерияләр кальций үзләштерүне яхшырта һәм эчәк микрофлорасы аша сөяк алмашу процессына йогынты ясый ала. Мондый бактерияләр барыннан да элек йогуртта була, ләкин башка ферментланган сөт продуктларында да булырга мөмкин, мәсәлән, кефирда яки гади ачыткыда. Әмма авторлар ассызыклаганча, катнашучылар саны аз булу сәбәпле, нәтиҗәләр киңкүләмле тикшеренүләрдә раслауны таләп итә.