Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 февраль , 12:25

Японнар күктә очучы такси сынаганнар

Фантастикалар тормышка аша.

Японнар күктә очучы такси сынаганнар
Японнар күктә очучы такси сынаганнар
SkyDrive Inc. Япон стартабы пилотсыз автомобильнең беренче күрсәтмә очышын оештырган. Бу хакта Kyodo Япон агентлыгы белдерә.
Дистанцион идарә белән SD-05 пилотсыз очу аппараты Mitsubishi Estate Co компанияләре тарафыннан булдырылган. Автомобиль Токио култыгы өстеннән дистанцион идарә белән беренче очыш ясаган. Очыш өч минут ярым чамасы дәвам иткән, машина 150 метр чамасы ара үткән.
SD-05 пилотсыз очкычының 12 йөртүче винты һәм аккумулятор батареялары бар. Алар белән ул 15 километрдан 40 километрга кадәр араны үтәргә мөмкин. Машина өч кешене йөртүгә исәпләнгән. Җитештерүчеләр билгеләвенчә, пилотсыз аппарат, үзенең зур булмаган зурлыгы аркасында, вертолетлар һәм башка авиация техникасын утырту өчен исәпләнмәгән урыннарга төшәргә мөмкин.
Шулай ук Япониядә очучы автомобильләр операторлары очышларны контрольдә тоткан һәм күзәткән терминалны күрсәттеләр. Шунда ук пассажирлар рейска теркәлү һәм тикшерү узарга мөмкин. 
SkyDrive Inc җитәкчеләре фикеренчә, мондый машиналар юллардагы бөкеләр проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәк. Япония 2028 елда пилотсыз һава транспортын чикләнгән коммерцияле эксплуатацияләүне башларга ниятли.
 
Фото: avtovzglyad.ru
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас